Логотип «Мәйдан» журналы

Кайсы укытучылар БДИдан азат ителә?

3 ноябрь көнне укытучылар имтихан бирәчәк. Моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде.Министр Энгель...

3 ноябрь көнне укытучылар имтихан бирәчәк.
051108_1
Моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде.
Министр Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнары турында тулырак аңлатма бирә.
БДИ нигә кирәк?
Татарсанда бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кергәнгә инде ун елга якын. Дөрес укытучылар, БДИга укучыларын әзерләсәләр дә, үзләре бу имтиханны әле былтыр гына биреп карады. Кайбер укытучылар бу эшне вакытны сарыф итү, хәтта укытучының белеменә шикләнеп карау, аны түбәнсетү кебегрәк кабул итсә, икенче берәүләр укучыларын имтиханнарга әзерли алган укытучы өчен чираттагы сынауларны узу авырлык тудырмаска тиеш дигән фикер әйтте. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, республиканың база мәктәпләре укытучылары арасында уздырыла торган имтиханнар гадәти диагностик тест, бу эш процессы. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре дә игълан ителми. Былтыр укытучы җыйган баллар турында мәктәп директорларына билгеле булса, быел нәтиҗәләр мәгариф һәм фән министрлыгына да җибәрелмәячәк. Бу хакта бары Мәгарифне үстерү Институты белгечләре генә беләчәк. Укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү, нинди өлкә буенча белемне камилләштерергә кирәклеген билгеләгәндә имтихан нәтиҗәләре ярдәм итәр, дип ышана оештыручылар. Әлеге тест, имтиханнар бары укытучыга ярдәм итүне генә максат итеп куя.
Кемнәр бирә, кемнәр юк?
2016-2017 уку елында үз фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы бирүдән югары категорияле мөгаллимнәр, шулай ук быел беренче, югары категориягә аттестация узган укытучылар азат ителә. Былтыр башлангыч сыйныф укытучылары имтиханнарны тапшырмаган булган, быел исә аларга да сынау тотарга туры киләчәк. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен тест сорауларын Казан педагогия көллияте белгечләре әзерли. Сорауларның күбесе педагогика һәм психология өлкәсенә карый.
 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com

Комментарийлар