Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш бизәкләре

Шәмсия, иртәнге эшләрен тәмамлагач, ашыкмый гына тәрәзә янына килде.

Урамнарга сафлык, аклык өстәп, күбәләк кебек кар ява. Иртә булса да, шәһәр инде уянган, урамда җанлылык: кемдер ашыга-кабалана эшкә бара, яшь әниләр, балаларын җитәкләп, бакчага чаба . Укучы балалар ,букчаларын асып, мәктәпкә ашыга.
Шәмсиянең дә, таңнан торып, шул кешеләр кебек чаба-чаба йөргән чаклары бар иде. Танышлары очраса: «Шәмсия, кая барасың?» − дип түгел: «Кая йөгерәсең ?» − дип сорый иделәр. Хәзер менә беркая да ашыгасы юк. Андый вакытлар узган шул инде. Әле кайчан гына, кызларын балалар бакчасында калдырып, яраткан мәктәбенә ашыга иде. Кызлары укыганда бергәләшеп мәктәпкә барулар иң күңелле вакытлар... Мәктәптә эшләгән чаклар иң рәхәт, бәхетле еллар булган.
«Һөнәремне бик дөрес сайлаганмын, бәхетле гомер кичердем», − дип уйлап куйды Шәмсия. «Бар да үзебездән тора, тырышырга кирәк», − дип яшәде ул. Аның тормыш кагыйдәсе шулай таләп итте. Артык дөрес итеп яшәде бугай Шәмсия. «Шулай кирәккәндер инде, дөреслек, хаклык беркайчан да артык булмыйдыр», − дип, шундук уйларын төзәтеп куйды. Дөньяны яхшы якка үзгәртеп булуына зур ышаныч белән яшәде шул. Укучылары гадел, белемле, чын кеше булсыннар дип тырышты.
Тырышкан бушка китмәде. Шәкертләре арасында аның мактаулы эшен дәвам итүчеләр дә күп. Алар мөгаллимәнең иң зур горурлыгы, шатлыгы. Тик соңгы вакытта татар дөньясындагы вазгыять борчый аны. Шәмсия җаны-тәне белән яраткан, хезмәт иткән татар теленең кирәге калмаган, имеш. Туган телебез белән горурланып, зур өметләр баглап яши иделәр юкса... Туган теле аңа икмәген бирде, ашатты-эчертте, дөньяның ямен ачты. Кызларының теле татарча ачылды, чөнки гаиләдә гел ана телендә сөйләштеләр. «Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер», − диләр. Кызлары да акыллы, зиһенле, тәрбияле, игелекле булып үстеләр. Аллаһның рәхмәте, икесе дә матур тормыш кордылар. Оныклары чиста итеп татар телендә сөйләшәләр. Әйе, башкача булу мөмкин түгел. Тәрәзә каршында уйланып торган берничә минут эчендә аның бөтен тормышы күз алдыннан үтте кебек. Тормышында авырлыкларны да күп татыды шул. Үткәннәрне искә төшерсәң, исең китәр.
Шәмсия, башын күтәреп, күккә карады. Күкне иңләп-буйлап кар болытлары йөзә. Бүген алар диңгездәге дулкыннарны хәтерләтә. Их, шул дулкыннарга утырып, еракта калган балачагына, яшьлегенә барып кайта алса икән?! Ялгыз калгач, бигрәк тә чынга ашмастай хыяллары зиһенен чуалта. Ул тәрәзә янындагы диванга җайлап утырды да үткәннәрен искә төшерде. Балачагын, яшьлеген...
...Шәмсия әтисен дә, әнисен дә хәтерләми. Бөек Ватан сугышы башланырга бер ел кала дөньяга килә ул. Әтисе Фин сугышыннан бик каты яраланып кайта. Сугышка кадәр мәктәп директоры булып эшли, физика фәнен укыта. Шәмсиянең апасы Наҗия, абыйсы Шамил − әтиләре сугышка киткәнче туып калган балалар. Шәмсия − әтиләре Фин сугышыннан кайткач туган кыз. Ни кызганыч, әтиләренә төпчеген күрү насыйп булмый. Кызы туганчы, сугышта алган яралары ирне якты дөньядан иртә алып китә. Әниләре туган авыллары Көектә өч бала белән торып кала. Авыру сәбәпле, ул да, укытуын ташлап, мәктәптән китеп бара. Коточкыч авыр сугыш елларында ачлык, ялангачлык аларның гаиләсен урап узмый. Авыр тормыш, кичергән кайгылар эзсез калмый, әнисе, инсульт кичереп, урынга егыла. Авыруы көчәеп, ул да вафат була. Әтиләренең өч сеңлесе шул авылда яши. Аларның да тормышлары авыр була шул. Тәрбиягә алучы табылмаганлыктан, Шәмсияне дә балалар йортына илтеп бирәләр. Лаеш районындагы балалар йорты − аның үскән җире. Ятимнәр йорты аңа ныклы белем, яхшы тәрбия бирә. Андагы тәрбиячеләр, укытучылар аның өчен иң кадерле, якын кешеләр була. «Ятимнәрнең күңеле сынык», − диләр. Ата-ана назы күрми үскән ятим балаларга ул изге җанлы кешеләр әти дә, әни дә булдылар.
Шәмсиянең балалар йортында узган бала чагын хәтерендә яңартмаган көне бармы икән?..
Кечкенә кызлар шау-гөр килеп уйнарга ярата иделәр.
− Әйдәгез, бәхетле булып уйныйбыз, − дия иде Шәмсия иптәшләренә.
Әйе, баланың гаиләдә генә бәхетле булуын кечкенәдән аңлап үсте ул. Аның өчен «әти-әни», «гаилә» сүзләре иң татлы да, газаплы да булды. Шул уеннарда гына татыды ул гаилә бәхетен. Дөньяда иң ачы булган ятимлек ачысын татып үсте.
Кануннар таләп иткәнчә, җиденче сыйныфны тәмамлап парта арасыннан чыгуга, балалар йортыннан китәргә кирәк. Тәрбиячеләре ундүрт яше тулган Шәмсиягә Казанга тегүчеләр училищесына барып карарга тәкъдим итәләр. Кызның җөйләре бик җыйнак, энә-җепкә кулы ятып тора. Өч имтиханны уңышлы тапшыра алса, кызга бәхет елмаячак.
Җиде сыйныф белем турында таныклык алган Шәмсия, тәрбиячеләр киңәшен тотып, иптәш кызы белән Казанга тегүчеләр училищесына китәргә карар кыла. Балалар йорты директоры аларны, колхоз машинасына утыртып, Казанга  кадәр озата бара. Бик иртә барып җитәләр. Әле училище ачылмаган да була. Директор:«Ачылуга килеп җитәрмен», − дип ышандырып, кызларны училищеның баскычына утыртып, каядыр китеп бара. Ләкин аның начар ягы була шул: салып алгач, кызлар турында бөтенләй оныта. Бик ерак ара булмаса да, башка вакытларда да Казанга барып кайту өчен аңа һәрчак өч-дүрт көн кирәк була. Шулай итеп, директор юкка чыга, училище ачылгач та, соңрак та эз-сыны күренми.
Кызлар, документларын тапшыру өчен, кабул итү комиссиясенә чират алалар. Аларның белем турындагы таныклыклары, сыйныф җитәкчесе язган характеристикалары кулларында була. Комиссия әгъзалары мәктәпнең комсомол секретаре язган характеристиканы таләп итәләр. Кызларда андый мөһим документ булмый шул. «Документларыгызны характеристикасыз алмыйбыз», − дигән җавапны ишетүгә, кызлар кычкырып елый башлыйлар.
«Ятим еласа, җир-күк елар» дип белеп әйткән борынгылар. Ятимнәрнең күз яшен күтәрә алмыйча, җир дә, күк тә елагандыр.
Чөнки, документларны тапшырмый торып, тулай торактан урын бирмәячәкләре көн кебек ачык. Фатирга түләү өчен акчалары да юк. «Урамда төн кунарга туры килмәгәе», − дип, куркудан да елый кызлар. Имтиханнар да килеп терәлгән. Математикадан – язма һәм телдән, рус теленнән − диктант. Училищеның тарих укытучысы Диләрә ханым кызларның күз яшенә битараф кала алмый. Аның дежур торган вакыты була. Кызларның белем турындагы таныклыгында барлык фәннәрдән «бишле»леләр булу, балалар йортыннан икәнлекләре дә тәэсир итми калмагандыр изге җанлы ханымга. Укытучы, үзенең дежур вакыты үтүгә, кызларны бүлмәсенә чакырып кертә дә икесенә дә бик шәп итеп характеристика язып бирә. «Күрәм, сез бик акыллы, тәрбияле кызлар», − дип мактап та ала үзләрен. Училище Сул Болак урамында урнашкан була. Тулай торак та шуннан ерак түгел икән. Укытучы апалары кызларга урнашырга да ярдәм итә. Тулай торак хезмәткәрләрен: «Кызларым документларын тапшырырга өлгермәделәр», − дип ышандыра. Тулай торакта ремонт эшләре барганлыктан, барлык абитуриент кызлар актлар залында икән. Ятим кызларга да урын табыла. Мәрхәмәтле укытучыга рәхмәт укыйлар, йөзләренә елмаю куна. Икенче көнне инде аларның документларын берсүзсез кабул итәләр. Училищега имтиханнарны уңышлы тапшырып укый башлагач, Диләрә апалары иң яраткан укытучыларына әйләнә...
Кинәт Шәмсиянең уйларын бүлеп, ишектә кыңгырау шалтырады. Шәмсия, ишекне ачуга, яраткан укучысы Алсуның борчулы йөзен күреп каушап калды. Фатирга узуга, кыз: «Мин сезне шундый сагындым», − дип, укытучысын кочаклап алды.
− Апа, миңа сезнең киңәшегез кирәк. Килгән өчен ачуланмагыз инде, − диде Алсу.
− Нинди ачулану? Сине күрүемә мин бик шат, − диде Шәмсия.
− Татар гимназиясенә семинарга килгән идем. Шәһәргә килгәч, сезне дә күреп китәсем килде. Вакыт күп булгач, керәсе иттем. Менә сезгә әз генә күчтәнәчем, − дип, укытучысына пакет сузды.
− Рәхмәт, тик менә күчтәнәчсез йөрергә өйрәнсәң иде, − дип, укучысын шелтәләп алды Шәмсия. Шәкертенә урын тәкъдим итте дә чәй куеп җибәрде.
− Соңгы вакытта мәктәп хәлләре борчый. Сез дә ишетми калмагансыздыр? − диде Алсу.
− Ишетмәгән кая, телевизордан сөйләп торалар, телебезгә күсәк күтәрделәр, бала, − диде Шәмсия, ачыргаланып.
− Апа, дәресләрне киметсәләр нишләргә инде? Күп мәктәпләрдә сәгатьләрне кискәннәр. Эштән китүчеләр дә бар, − дип, яшь укытучы ашыга-ашыга мәктәп хәлләрен сөйли башлады.
−  Мин сине аңлыйм, заманалар үзгәрде. Укытуның тәмен татып, рәхәт заманнарда эшләгәнмен икән. Безгә андый куркыныч янамады, − диде Шәмсия.
− Апа, сезнең дәресләр һич онытылмый, кызыклы итеп үткәрә идегез. Дәрестән тыш никадәр өстәмә чаралар уза иде. Барысына да ничек өлгергәнсездер? Дәрескә әзерләнү күп көч сорый. Сыйныфтан тыш чараларга вакытым да калмый.
− Җанга рәхәт иде шулай эшләү. Син яшь әле, Алсу, син эзләнүдә. Тәҗрибә туплагач, вакыт табылыр, борчылма, теләгең булсын. Дәрестән тыш чаралар фәнгә кызыксыну уяту өчен дә кирәк, − диде Шәмсия, касәләргә чәй коеп. − Әйдә, кайнар чәй эчеп алыйк. Эчеңә җылы керер, − дип кыстап, Алсуга хуш исле үлән чәйләре эчерде. Табынга төрле тәм-томнар, кайнатмалар куйды.
Алсу табындагы ризыкка тартынып кына үрелде.
− Әле дә хәтеремдә: Әниләр бәйрәменә шигырь язган идем. Сыйныф бүлмәсен бизәп, бәйрәмгә әниләрне чакырдык, тәмләп чәйләр эчтек. Килгән кунаклар шигырьне бик  яраткан иделәр, вәт алкышладылар. Ул алкышларны әле дә ишетәм кебек. Бигрәк тә әнием шатланган иде. Сез бит, апа, дәрестән соң да гел безнең белән кайнаша идегез. Күпме спектакль әзерләп куйдык бит. Шуңа да безнең сыйныфтан иҗат кешеләре чыккандыр. Бу − сезнең хезмәт нәтиҗәсе, − диде кыз, елмаеп.
− Ул вакытларда татар теле дәрәҗәле иде. Рус төркемендә балалар саны гел азрак була иде.
− Апа, мин хәтерлим, рус малае Иванов Олег безнең төркемдә укыды. Гөрләтеп татарча сөйләшергә өйрәнде.
− Әйе, үз теләге белән минем төркемгә күчте шул ул. Андыйлар бер Олег кына түгел бит, Алсу. Саный китсәң, бик күп алар.
− Хәзер инглиз теленә игътибар артты. Үз ана телен өйрәнергә теләмәгән татар балалары күп хәзер. Ата-аналар үз телләреннән ваз кичәләр.Татар телен ата-ананың ризалыгы белән генә укытачакбыз икән. Апа, адәм көлкесе, безгә суд белән яныйлар, − диде Алсу.
− Үзләре утырган агач ботагын кисәләр, шул гына. Төшенкелеккә бирелмә, бу − вакытлы күренеш, узар, бар да яхшы булыр.
− Шәһәр мәктәбен күреп тә бик үртәлдем әле. Балалар өчен бассейнга кадәр бар бит. Безнең авыл баласы шәһәрнекеннән киммени? Безнең мәктәптә ундый ук балалар укый югыйсә. Шәһәр мәктәбендәге интерактив такталар, төрледән-төрле проекторлар, компьютерлар авыл баласына кирәкми дип уйлыйлар, күрәсең. Бездә укыту бүлмәләрендә такта белән акбурдан башка берни юк бит, апа.
− Бу хәл белән, әлбәттә, килешмим. Нигә шулай аералар икән? Балаларга тигез карарга тиешләр югыйсә, − диде Шәмсия, кайнар чәен йотып куеп.
− Мәктәбебез бик яңа түгел, өч катлы, кызыл кирпечтән салынган, кышларын мәктәптә бик салкын. Пар белән җылыту батареяларында кан җылысы да булмый. Пар казаны да бик искергән, диләр. Бик салкыннарда укулар булмый. Ә инде яңгырлар башлануга, түбәсеннән су ага, бу инде мәктәпнең  иң зур проблемасыдыр. Өченче катта урнашкан актлар залының ишеге биктә, анда ремонт та булганы юк. Аны укытучылар белән «үле зона» дип йөртәбез. Күктән төшкәнне көтеп ятучы түгел, әлбәттә, директорыбыз. Мәктәпнең киләчәге өчен борчыла, мөһим мәсьәләләрне күтәреп, түрәләргә чыга, ләкин әлегә үзгәрешләр күренми. Авыл башлыгыбыз да сүз артыннан кесәгә керүчеләрдән түгел, ике ел элек, мәктәпне ремонтлыйбыз, дип сөйли башлаган иде. И апа, сүз башым бит шүрәле дигәндәй, бөтен проблема шул акчага килеп төртелә.
− Мәктәбең өчен бик борчыласың икән, бала, − дип куйды Шәмсия. Аның зур булып ачылган күзләре Алсуга төбәлгән иде. − Син генә төзәтә алмассың бу проблемаларны, сабыр булырга өйрән, − диде укытучысы. − Шәһәр мәктәбенә күчәсең килмиме соң? Син бит шәһәр кызы, − дип, сынап шәкертенә карады.
− Юк инде, мин авылда җаныма якын дуслар таптым, − диде кыз, кызарып китеп.
− Әллә берәр авыл егетенә гашыйк булдыңмы? − дип елмайды укытучы.
− Әйе, бик акыллы, тырыш егет белән дуслаштым. Үзе бик ошый да...
− Мин синең өчен шат. Эшеңнән китү турында уйлама да. Синең икенче белгечлегең тарих фәне бит. Бераз тарих дәресләре алырсың. Мәктәптә синең кебек сәләтле укытучылар эшләргә тиеш, − диде Шәмсия.
− Директор да нәкъ шул сүзләрне әйтте, − дип елмаеп җибәрде кыз. – Борчуларын төяп килгән, дип, зинһар, ачуланмагыз. Сәламәт булыгыз, − диде Алсу, киткәндә.
− Шәһәргә килгәндә керми китмә. Туеңа чакырырга онытма, − дип шаяртты Шәмсия.
Ул, Алсу киткәч, озак тынычлана алмады. Ни кызганыч, телебезне кисмәкчеләр... Укучысын тынычландырса да, борчулары күңел түренә, тирәнгә үткән иде.
...Ходай Шәмсиягә сынауларны җитәрлек бирде. Әйе, ул яхшы хәтерли: күңел күгендә бер бөртек бәхет шәйләнсә, күп тә узмый, җаны-тәне белән михнәт диңгезенә кереп бата иде бит. Нинди генә авырлыкларга тарыса да, кыз зарлануны белмәде. «Бар да яхшы булыр. Баш бәласе түгел, үтәр», − дип, үзен үзе тынычландырды. Холкы шундый иде, тормыштан ал төсләр табарга өйрәнде. Юкны бар итеп яшәде.
Әкияттәге кебек кесәл елгаларын күп кичәргә туры килде аңа. Тормыш пешергән кесәл авызга алмаслык тәмсез булса да ашады Шәмсия ул кесәлне, ничек кенә ашады әле. Хыяллары тормышка ашсын өчен, максатына ирешү өчен...
Шәмсиянең гомер юлында яхшы кешеләр күбрәк очрады. Шулар аны күп бәлаләрдән коткарды. Авырлыкларны ерып чыгарга ярдәм итте. «Тормышым күптөрле полосалардан тора», − ди  Шәмсия.
Әйе, аның гомер юлы бизәкләргә бик бай булды. Нинди генә төсләр юк анда. Ак, кызыл, алсу, зәңгәр, яшел, сары һәм тагын бик күп төсләр... Кайсы күбрәк булды икән соң төсләр чылбырында?
Училищены «бишле»  билгеләренә  тәмамлауга, аңа алтынчы разрядлы тегүче дипломын тапшырдылар. Анда укыган еллары ак төсләргә бай булгандыр. Җәйге каникуллар гына, шул ак төсләрне пумаласына мул ягып, сары таплар сылый иде. Сары − сагыш төсе, диләр. Шул каникуллар аның күңелен кызган пычак белән тырный, эчкә яшерелгән яраларын  яңарта. Шул каникуллар аның күңеленә  кешедә булмаган сабырлык иңдерә. Каникуллар  җитүгә, иптәш кызлары, шатланышып, өйләренә кайтырга җыена башлыйлар. Шәмсия тулай торакта кала: аны берәү дә көтми, аның сагынып кайтыр җире юк. Туган авылында яшәүче әтисенең сеңелләренә хатлар язса да, каршы җавап килми. Кызны сагынып көтеп тормыйлар. Артык кашык кемгә кирәк? Шамил абыйсы, өйләнеп, Урта Азия якларына китеп барды. Ул еллар кызны түземле булырга өйрәтте, чыныктырды.
Училищены тәмамлауга, Шәмсияне юллама белән Башкортстан якларына эшкә җибәрәләр. Ательеда тегүче булып озак эшләргә туры килми аңа. Сәләтле тегүче икәнен аңласалар да, тегүче апалары никтер Шәмсияне укытучы итеп күрәләр. «Син укытучы булырга тиеш»,− ди алар бертавыштан. Аның күңел түрендә йөрткән хыялы йөзенә чыккан булгандыр, мөгаен. Юк! Йөзе генә түгел, кызның күзләре, үз-үзен тотышы, сөйләм теле − бөтен булмышы «мин укытучы» дип кычкырып тора. Аның тамырларында укытучылар каны ага. Кан хәтере бар, дигәннәргә дә ышана Шәмсия. Әйе, бар ул! Шуңа да укытучы булу теләге кызда бик көчле булгандыр.
Башкортстанда эшләгән чоры яшел төсләргә бай була Шәмсиянең. Яшьлек үзе яшел төстә, диләр бит әле. Беренче эшләп алган акчаларга шатланулар дисеңме! Яңа дуслар табу, киноларга, кичке уеннарга йөрүләр. Һичшиксез, ул вакытлар бәхетле мизгелләргә мул була.
Керү имтиханнары якынаюга, ике дә уйламый, Шәмсия документларын Минзәлә педагогия училищесына илтеп тапшыра, имтиханнарны уңышлы үтеп, студент булу бәхетенә ирешә. Ул вакытта бертуган Наҗия апасы Себернең ерак Иркутск өлкәсендә кияүдә була. Апасына:«Сагындым, бик күрәсем килә», − дип хат язып сала Шәмсия. Чынлап та туганын бик күрәсе, бигрәк тә аның белән шатлыгын уртаклашасы килә. Апасыннан чакыру хаты килүгә, укулар башлангынчы дип, Шәмсия Усолье-Сибирск шәһәренә ерак сәфәргә чыгып китә. Апасы яшәгән бистә ул шәһәрдән ерак булмаса да, Весляна елгасын кичәргә кирәк икән. Бистәләр арасында халык телендә «самоходка» дип аталган, агач төягән үзйөрешле баржалар йөреп тора. Ул баржалар белән күбрәк  төрмәчеләр эш итә. Алар шунда «поселение»дә була. Баржалар белән киселгән агачларны ташыйлар икән. Елганың ике яры да иксез-чиксез тайгадан тора. Апасы яши торган бистәгә су юлы белән генә барып була. Пристаньда озак көтәргә туры килми, шул якка баручы баржа килеп тә җитә. Кызганычка каршы, баржада бер генә хатын-кыз да булмый, бар да ир-атлар. Кыз, ут йотып булса да, баржага утырырга мәҗбүр була. Аның белән бергә йөзен сакал-мыек баскан, карачкыны хәтерләткән ир кеше дә кереп утыра. Урыны да кызның каршысына туры килә. Йөзләре мазутлы, пычрак, сәләмә киемле бу ир-аттан бик шикләнә Шәмсия. Шулай да куркуын сиздермәскә тырыша. Ә ул никтер кыздан күзләрен алмый. Карашы белән ашардай булып бара. Кеше-мазар күренмәгәндә, пышылдап кына:
− Ты моя дочь, тебя зовут Маша. Я Николай, − ди.
Чибәр кыз күргәч, баржадагы башка ирләр дә кыза. Күзләрен майландырып, сөйләштермәкче булып сүз каталар. Ике ир ике ягына килеп утырып, кызны култыклап ук алалар.
− Красавица, куда путь держишь? – дип кызыксынган булып кыланалар.
Каршысында утыручы мазутка баткан пычрак киемле рус абзые күпне күргән кеше була. Кызга куркыныч янаганын тиз аңлый.
− Маша, кызым, туңасыңдыр?  − дигән булып, мазут исе аңкып торган сәләмә сырмасын Шәмсиянең иңнәренә сала.
− Синең кызыңмыни ул? − дип сорый ирләр.
− Әйе, минеке, − ди Николай.
Шул сүзләрне ишетүгә, теге адәмнәр юкка чыга. Шулай итеп, бер белмәгән рус кешесе Шәмсияне фаҗигадән коткарып кала. Ирнең киемнәре иске, пычрак булса да, күңеле иртәнге чыктай чиста, саф икән.
Кызның бу сәфәрендә кара төсләр шәйләнсә дә, алар җиңү яулый алмый. Авыр минутларда күпне күргән Шәмсиягә Ходай һәрчак ярдәм итеп тора. Бу ирнең дә очраклы юлчы булмавын кыз яхшы аңлый. Николай, баржадан төшеп җиргә аяк баскач та, кыз балага бу якларда ялгыз йөрүнең куркыныч икәнен аңлата. Төрмәчеләр баржасына утырып елга кичкән  бик күп кызларның югалуын сөйли.
Апасы белән күрешү, ачылып сөйләшүләр  яшь кызның күңеленә гомер буена җитәрлек җылы сала. Ике туган абыйлары Шамил турында да озак сөйләшә. Аны бик  күрәселәре килә дә бит.  Язмыш тормыш  сукмакларын үзе сырлый шул. Абыйларын тиз генә күрә алмаячакларын кызлар яхшы аңлый. Туганлык җепләре өзелмәүне тели алар.
Наҗия апасының тупырдап торган биш айлык малае үсеп килә. Ана назын, сөюләрен апасы улына бирә, аны үз җаныдай күреп ярата. Наҗия бәхетле − ире яхшы кеше, бер-берсен аңлап, яратышып яшиләр. Алар икесе дә Шәмсия белән бергә балалар йортында үстеләр. Наҗия белән Наил бер сыйныфта укыдылар. Яшьләр, туган җирләрен калдырып, Себер ягына акча эшләү максаты белән күчеп киттеләр.
Бер карыннан туган апасының үзен өзелеп яратуын, якын итеп «сеңлем» дип дәшүен мәңге күңелендә саклый Шәмсия. «Студент кызга матур киенергә кирәк», − дигән булып, апасы модалы күлмәкләрен, кофталарын, туфлиләрен бүләк итә.
− Син әниебезгә охшагансың. Сиңа карыйм да кадерле газиз әнкәебезне күргәндәй булам, − ди апасы.
Әти-әниләрен күз яшьләрсез генә искә алу мөмкин түгел. «Алар исән-сау булсалар, нинди бәхетле яшәр идек. Бер йодрык булып, матур гаиләдә үсәр идек», − диеште кызлар. Нишлисең, язмыштан узмыш юк, диләр бит.
Апасы Шәмсиянең уңышларына ихлас сөенде, мактады.
− Молодец, сеңлем, әти-әни һөнәрен сайлагансың, бәхетле бул, − дип озатып калды. Ул сеңлесенә акчаны да кызганмый, мул итеп бирде. − Ераграк яшер, юлда төрле кеше очрый. Кысыбрак тотсаң, озакка җитәр, − диде. − Безне онытма, хат язып тор, − дип, аркасыннан сөйде.
Җизнәсе кызны поездга кадәр озатып куйды. Кыз Шәмсия апасы белән җизнәсенә Николай турында сөйләми кала алмады. «Ул кешене сиңа Аллаһ җибәргән», − диде алар бертавыштан.
Шәмсия Николайга гомер буе рәхмәт укый. Догасыннан да калдырмый. Әйе, шушы вакыйга үрмәкүчләрдән генә шүрләгән кызны кешеләрдән куркырга өйрәтте. Ниһаять, кыз бу дөньяда кешеләрдән сакланырга кирәк икәненә төшенде. Иң мөһиме, кабахәт булудан куркырга кирәк икәнен аңлады. «Беркайчан да кешегә әшәкелек эшләмәм», − дип, үзенә сүз бирде. Бу аның тормыш кагыйдәсенә, кредосына әверелде.
Шәмсияне беренче эш урыны булган ательедан Минзәләгә бик зурлап озаттылар. Җитәкчесе бер чемодан йомырка бирде.
− Үзебезнең тавыклар салган, авыл йомыркасы, чемоданыңны нык сакла, ватыла күрмәсеннәр. Алар сине ачлыктан коткарырлар, озакка җитәр,− диде елмаеп.
− Тырышып укы, без синең өчен бик шат, − диде тегүче кызлар.
Иң якын дусты Надя мамык одеял, мендәр бүләк итте.
Минзәлә педагогия училещесында укыган еллары гел ак төсләрдән генә торды дияргә була. Шәмсиягә педучилищеда уку да җиңел бирелде, ул анда чын дуслар да тапты. Хәзер дә аралары өзелеп тормый, телефон аша булса да аралашалар.
Беренче курсны тәмамлагач, бүлмәдәш кызлары Шәмсияне каникулга бар да үзенә чакырды. Алар, дүрт кыз, бик дус, тату яшәделәр. Ачуланышу, үпкәләүләрне бөтенләй хәтерләми Шәмсия. Татарстанның төрле районнарыннан иде алар. Лилия исемлесе Зәй районыннан иде.
Кызлар Шәмсияне бергә кайтырга өндәп кызыктыралар, авылларын мактыйлар. Шәмсия исә Лилияләр авылына кайтырга уйлады. Курсташ кызының авылда әти-әнисе, әбисе, сеңлесе белән энесе яшәгәнен белә иде ул. Лилия аңа ихлас булуы бик ошый иде. Шәмсияне якын күрә, серләре дә килешә. Кыз уку алдынгысы, бик тырыш та.
− Кызлар, чакыруыгыз өчен рәхмәт, бергә булырга язсын. Аллаһ насыйп итсә, сезгә дә кайтырмын, быел Лилияләрне сайладым, − диде Шәмсия.
Лилия бик якты, җылы кеше. Шәмсияне үз туганыдай күрә. Менә шуңа да кыз үз өенә кайткандай канатланып, матур хыяллар белән кайтты да. Ялгышмаган, аны дустының әти-әнисе үз балаларыдай каршы алды. Бигрәк тә җитмеш биш яшен тутырган Роза әбекәй Шәмсияне үз баласыдай якын итте. «Кызым» дип өзелеп торды. Бик мул тормыш белән яшиләр икән үзләре. Бар да үз тырышлыклары. Сыер, сарыклар, каз-үрдәк асрыйлар. Табын артында баштарак тартынып, оялып утырса да, кыз бу яхшы күңелле кешеләргә тиз ияләште. Әби Шәмсия алдына итне тәлинкәсе белән өеп китерә. Бал-май да табыннан өзелеп тормый. Алардагы сыйны кызның үз гомерендә күргәне юк иде. Җәй буе ашау-эчү мулдан булгач, Шәмсия күзгә күренеп матурайды.
− Аша, кызым, тартынма. Бик ябык күренәсең. Әзрәк ит кунсын үзеңә, − дип, кыстап-кыстап ашатты Роза әби. Әбигә үз яшен бирә торган түгел әле. Кызлар кебек җитез, зиһенле, шаян.
Әнисенең тегү машинасы барлыгын Лилия күптән, Минзәләдә үк сөйләгән була. Гаиләдәге хатын-кызларга Шәмсия искиткеч матур, зәвыклы күлмәкләр тегеп киертә. Лилиянең әнисе кызның осталыгына мөкиббән китә. «Син бик оста, профессионал тегүче икән бит, балам», − дип, кызның күңелен күтәрә.
Ательега барып тегүче булып эшләмәсә дә, тегү эшен гомер буе ташламады Шәмсия.Үзенә дә, кызларына да күлмәкләр тегә иде. Алар гел яңадан-яңа күлмәктән, костюмнардан гына йөрделәр. Сокланмаган кеше булмагандыр үзләренә. Шәмсия әле дә бик сылу гәүдәле. Яшь чагында бик чибәр иде бит ул. Алтындай сары чәчләрен озын толымнарга үреп сала иде. Диңгездәй зәңгәр күзләр, озын керфекләр.Сирәк хатын-кызларда гына була торган сөйкемлелек бар иде кызда.
Шәмсия яраткан кешесен, Мансурын, укуын тәмамлап, Әлмәт районына эшкә кайткач очратты. Беренче мәхәббәте гомерлек яры булды. Шәмсияне аңлап, хөрмәт күрсәтеп яшәде. Ни кызганыч, ирен начар чир алып китте. Мәңгелек йортына китүенә ике ел инде. Ире авырып ятканда, Шәмсия аңа: «Үкенерлек яшәмәдек, Мансур, тормышыбыз якты төсләргә бай булды», − диде. Мансур, аңа җавап итеп: «Тормыш бизәкләре − безгә язмыш бүләге ул, кадерлем», − дигән иде. Ирен югалту хәсрәте Шәмсиянең бөтен дөньясын кара төсләргә манды. Кара бизәкләр гомер көзенә калган булган икән...
Алсу килеп киткәч, Шәмсия тынычлыгын тәмам югалтты. Кызның «Яратып сайлаган һөнәрем кирәксезгә чыгамы инде?» дигән соравы колагында озак яңгырап торды, күз карашы күз алдыннан китмәде. Укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаган  бер Алсу гына түгел, күп бит алар...
Шәмсия, Минзәлә педучилещесын тәмамлап, дистә елга якын башлангыч сыйныфларны укытты. Ләкин аңа югары белем алу хыялы тынгы бирмәде. Мансуры каршы килмәгәч күп көч куеп, читтән торып Казан университетының филология факультетын тәмамлады. Шуннан соң татар теле, әдәбият укыта башлады. Бик яратты ул һөнәрен. Балаларга төпле белем бирде. Югары квалификацияле белгеч булды. Лаеклы ялга киткәндә, Шәмсия үзенең укыту бүлмәсендә тырыш укытучы Фәридәне калдырды. «Бөтен иҗат лабораториям, аттестациядә иң югары бәя алган укыту бүлмәм ышанычлы кулларда», − дип  сөенде Шәмсия. Фәридә − үз укучысы, бик сәләтле укытучы да. Ничек шулай булмасын, ул бит Шәмсия апасының мәктәбен үткән, мәктәптә бик яхшы билгеләренә укыган бала. Казан университетын да кызыл дипломга тәмамлаган.
Алсу китеп берничә көн үтүгә, Фәридә шалтыратты. Шәмсия апасына ачмый кемгә ачсын ул яралы  йөрәген?!
− Шәмсия апа, безгә нишләргә инде? «Татар теле дәресләрен кыскарталар» дигән сүз йөри. Телне саклап калу өчен нәрсә эшләргә?
− Төшенкелеккә бирелмә, юкны сөйлиләр, ышанма, Фәридә. Телебез яшәде, яшәр дә..
− Яшәр ул, һичшиксез яшәр. Бүгенге көн караңгы. Сәгатьләрне кыскартсалар, безгә ничек яшәргә соң? Эштән китәргә туры киләчәкме инде? – дип, сорау арты сорау яудырды Фәридә.
Телефон аша кызның  дулкынлануы сизелә. Еламый гына. Бәлки, елыйдыр да. Хәлләр еламаслык түгел шул. Ул да Алсу әйткән коточкыч сүзләрне кабатлый: «Сәгатьләрне кисәләр, дәресләрне киметәләр».
Киләсе буыннарга тылсымлы дөньяны ачкан, мәшһүр акыл ияләре, бөек әдипләре булган татар телен телемнәргә телмәкчеләр. Юк, ышанмый Шәмсия, берәүнең дә моңа көче җитмәс! Ата-аналарга туган телне сайлау иреге булырга тиеш, имеш. Татар телен мәктәпләрдә көчләп укыталар икән бит. Татар теленә ихтыяҗ юк, имеш.
Әкияттәге кебек килеп чыга түгелме? Алмагач, зинһар ашагыз, дип, үзенең кып-кызыл сусыл алмаларын бүләк итмәкче. Кеше, алмадан авыз итми торып: «Ачы, ачы», − ди. Ачы түгел! Татлы, баллы, бай, нәфис, ягымлы, бөек безнең татар телебез! Бөтен дөньяда сөйләшер өчен иң уңай саналган унбиш тел арасында бит ул!!!
− Эшеңә хыянәт итмә! Күңелем сизә, бар да яхшы булыр, Шәмсия апа әйткән иде, диярең.
− Директорыбыз Флера Фатыховна, дәресләрне кыскарту булмаячак, дип, безне тынычландырды.
− Туган телен яраткан, тел сагында торган җитәкче җаен табар,− дип өметләндерде Шәмсия укучысын.
Бөек Тукай теле иң биек мөнбәрләрдән яңгыраган, яңгырый, киләчәктә дә яңгырар. Фәридә дөрес әйтә, бүгенгесе авыр. Шуны онытмасын иде түрәләр: «Көш, дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр», − диләр.
Шәмсия тәрәзәдән күккә карады. Күк йөзен кара болытлар каплап алган. Офыкларга кадәр җәелгән болытлар гүя аның күңеленә үтеп керделәр. Сугыштан соңгы авыр елларда күп кыенлыклар кичергән Шәмсия «тормышымда кара буйлар булмады»дип яшәгән иде бит...
 

Зинаида ЗАХАРОВА

 

Фото: vk.com 

 

Комментарийлар