Логотип «Мәйдан» журналы

Берәү мал таба, берәү янчык тегә

Көнозын бакчада ут өертеп эшләп, арып-талып, кышка дип әзерләнгән бихисап нигъмәтләрне кайнатып, тозлап, маринадлап ябылган яшелчә, җиләк-җимеш банкаларын, капчык-капчык бәрәңге, кәбестәне, киптереп к...

Көнозын бакчада ут өертеп эшләп, арып-талып, кышка дип әзерләнгән бихисап нигъмәтләрне кайнатып, тозлап, маринадлап ябылган яшелчә, җиләк-җимеш банкаларын, капчык-капчык бәрәңге, кәбестәне, киптереп картон тартмаларга салынган тәмләткеч үләннәрне, ком катыштырып вак кисмәкләргә тутырылган кишер, торма, шалкан, чөгендерләрне җиңел машина әрҗәсенә көч-хәлгә сыйдырып, каладагы йортыбыз каршына кайтып туктадык.
Машинадан төшүемне көтеп кенә торгандай, кабина ишеге төбендә уң як күршебез Анастасия Ефимовна пәйда булды. Подъезд төбендәге эскәмиядән кубып, титаклап каршыбызга килә-килешкә, бик мөһим, хәтта шатлыклы хәбәр җиткергән кыяфәттә, көр тавыш белән:
– Ишеттегезме, Михаил Иванович үлгән! – диде. – Ниһаять дөмеккән икән карт пәри!
– Нихәл итәсең, Настя әбекәй. Телисеңме-теләмисеңме, вакыты җиткәч, барыбызга да шунда барасы. Дөнья куган кыяфәт чыгарып, тыз-быз чабышып йөргән булабыз инде. Әҗәлдән качып котылу әмәле юк. Кемне кайчан бугаздан буып аласын бер Ходай гына белә... Михаил дәдәйнең урыны җәннәттә булсын дип, дога кылсак әйбәтрәк булыр.
– Нинди дога ди аңа? Бәддога диген! Көпә көндез кеше талаучы булды бит ул! Шуның өстенә, гүләшши дә әле... Чәчәктәй хатыннарны пирчәткә урынына алыштырды. Хәләл хатынына көн күрсәтмәде. Балалары кешедән кимсенеп үсте. Чып-чын залим булды ич ул!
– Каян чыгып шулчаклы өздереп әйтәсең, күрше? Үз күзең белән күрмәгәнне кешегә сөйләп, гөнаһлы булудан курыкмыйсыңмы соң? Тегендә баргач, Ходай каршында җавап тотасы булыр бит...
Карчыкның җыерчыклы йөзеннән кара күләгә йөгереп узды. Ризасызлык белдереп, кабарынкы миңле борын канатын җыерды, юка иреннәрен кысып, бермәл дәшми торды да:
– Кемлеген бик шәп беләм! Бердәнбер кызым шул мөртәт аркасында вакытсыз гүргә керде. Алма кебек оланнары тилмерешеп калды, – дип, карашы тоныклана төшкән, керфекләре коелган чепи күзенә бәреп чыккан сыңар яшь тамчысын керле кофта җиңе белән сөртеп алды.
– Бик кызганыч, әлбәттә. Тик нихәл итәсең, Настя әбекәй? Кызыңның гомере кыска булгандыр инде. Изге китапта кемнең күпме һава сулыйсы, ничаклы ризык җыясы, балага җан кергәндә үк, язмышына язылып куелган була диелгән бит.
– Аның гомерен нәчәлниге кыскартты... Ничәмә-ничә хезмәткәренең күз яшен түктерде ул гыйфрит. Минем кызымны да зар елатты... Шул гына кара кабергә тыкты...
– Кеше ышанмаслык сүзне, дөрес булса да, сөйләмә, дип әйтә иде мәрхүмә дәү әнием. Кызың күкрәгендәге яман чире азудан китеп барганын оныттың мени?
– Булса ни! Бер урынына бишне басып, аяк астында ут чыгарып йөридерие ул. Шуңарчы грипп белән дә чирләп карамаганые бит балакаем. Кызымда ул авыру ни сәбәпле килеп чыккан, дисең? Кай арада тамыр җәйгән дип уйлыйсың? Утыз җиде яшьтә кара гүргә кереп ят инде...
– Табибларга эш узганчы күренергә кирәк шул. Казан онкологлары көчле. Елына йөзәрләгән операция ясап, күпме кешенең гомерен саклап калалар. Диагностика җиһазлары да тел-теш тидерерлек түгел. Метастазалары гәүдәсе буенча таралганчы барып күренсә, докторлар Валюшаны да, һичшиксез, коткарып калган булырые. Соңлаган шул, бичара. Үзе дә, балалары да бик кызганыч. Настя әбекәй, оныкларыңа терәккә ярый әле син бар.
– Кызыкаем, сансызланып, соңгы чиккә җиткәнче үз теләге белән эшләп йөргән дип уйлыйсыңмы? Ялгышасың. Тик торганнан хәле китә башлагач, шул мөртәт бүлнискә барып күренергә рөхсәт итмәде бит аңа. Эштән җибәрмәде. Бераз түз, ревизия үтсен, имеш. Ул аудитор дигән бәйләнчек бәндәләр, ай буена төпченеп – тәфтишләп документларын тикшереп, балакаемның тәмам үзәк-бәгырьләренә төште. Кичкә чырае мәетнеке төсле агарынып кайтып авадырые, мәрхүмкәем. Тикшерүдән көч-хәл котылган гына ие, әвәле квартальный, аннан еллык хисап тоту вакыты килеп җитте...
– Шулай инде, Настя әбекәй. Үлемгә сәбәп табыла. Яшьләрнең вакытсыз китүе аеруча кызганыч.
Тизрәк өйгә кереп китәргә җыенып, авыр сумкаларымны көч-хәлгә сөйрәп, подъезд ишегенә таба атладым. Кортка мине җиңемнән тартып туктатты:
– Бүген иртәнге якта Михайловлар капка төбендә борчулы кыяфәтле кешеләр кайнашканын күргәч, нидер булганлыгын сизенеп, мин дә урам аркылы тыракладым. Коймага сөялеп, бөтенесен якыннан күзәтеп тордым.
– Сиңа нәрсәгә инде ул, җә?
– Туктале, бүлдермә! Сөйләп бетерегә ирек бир! – Мәетне көндезге унберләр тирәсендә алып чыктылар. Ул табутының кәттәлеген күрсәң, мин сиңайтим! Затлы кызыл агачтан. Йөз мең торадыр, билләһи! Кабер өстенә куеласы ташына да исең китәрлек. Алагаем зур чем кара граниттан. Кай арада шул кыйты кериснең тышкы кыяфәтен ташка уеп өлгерткәннәр диген! Ул чуеннан бизәкләп коелган калын рәшәткәләре тагын! Очларына беркетелгән иллә дә затлы шарлары алтын кебек ялтырап тора. Аны озатырга килгән кәттә машиналарның, тук чырайлы бәндәләрнең күплеген күрсәң! Туй мени! – дип тәтелдәде карчык. – Акча хуҗа дөньяга, акча! Бу комсыз түрәнең дә кеше талап җыйган малы исәпсез! Тик беркем дә теге дөньяга төяп китә алмый. Моныкы да тау чаклы өелеп калды! Варислары чәч йолкышып, бит тырнашып, үзара сугыша-талаша бүлешер инде!
– Куйсана, Настя әбекәй! Белер-белмәс кеше малын тикшерү сиңа ниемә хаҗәт?
– Белмәгән кая! Мәрхүмә Валентинам хисапчы булып эшләгән Төзелеш оешмасы нәчәлниге ие бит ул. Утырган кәнәфиеннән файдаланып, умырган чаклы умырды инде, бирән корсак. Хуҗасы комсызланып вагонлап цемент, кирпеч, калай урлап сата, ә кызыма – юллыйсы. Көтмәгәндә өстән тикшерү килеп төшеп, шухыр-мухырларын сизенеп, үзләрен «чиста суга чыгармасыннар» дип, ничәмә-ничә ел коты очып яшәде инде, бәгырькәем. Эченә җыелган куркуы күкрәгенә шеш булып чыкты. Эшен бик алыштырасы гына кана, андый төшемле урынны тагын каян табасың? Ялгыз канат белән ике баласын туендырасы, киендерәсе, укытасы барые шул...
– Кемнең кулында, шуның авызында, диләр ич. Кызыңа да акмаса да тамгандыр.
Карчык минем сүзләрне колак артыннан гына җибәрде. Аның үз туксаны туксан иде, такылдавында булды.
– Бүлнистән чыкканда, Михайловка бер медсестра кәмәше ияреп кайтканын ишеткәнсеңдер. Картның кан басымын үлчәп, дару каптырып, укол кадап, массаж ясап торырга дип инде, янәсе. Үзем күрдем, мут күзле бик чая нәмәстә. Аңгырайган картны ничек әфтәрләгәнен Ходай белсен, башын әйләндереп, тиз арада никахларын рәсмиләштереп куюын әйт син аның! Үз әтисеннән картрак дип тормаган, менәтерәк.
– Тигезсез никахлар очраштыргалап куя инде ул. Бәлки Михаил Иванович яшь хатынга үлеп гашыйк булгандыр?
– Тузга язмаган ахмак сүзне сөйләмәсәнә! Бер аягы җирдә, икенчесе гүрдәге хаста карт белән ажгырып торган хатын арасында нинди гыйшык-мыйшык уены була алсын? Ул шома бәндә картның акчасына гашыйк булса гына инде. Юри күзәтеп тордым. Иренең мәетен лафетка салып алып киткәндә, хатыны күзеннән ник сыңар яшь тамчысы тәгәрәп төшерсен! Атасын соңгы юлга озатырга Израильдәге кызына да хәбәр итмәгәннәр, Гарәп Әмирлегендәге улы да күренмәде...
Карчыкның каршыбыздагы мәһабәт коттедждагы матәмгә бәйле керделе-чыктылы сүзләре, яхшымы-яманмы бер адәми затның үлеменә куанып, тантана итүе йөрәгемә ярамады. Коры гына:
– Карт әбием мәрхүмнәр хакында начар сүз сөйләү – зур гөнаһ, дип кисәтә торган иде. Мәет юган су белән коенгандай, чирләп китүең ихтимал, – дип, күрше карчыгының сүзен бүлдердем.
Агач башында онытылып калып, тәмам бөрешкән кышкы алмага охшаган кортка, гаҗизләнеп, күзләремә мөлдерәтеп бакты. Авыр сулап:
– Яшем җитмеш сигезгә җитте... алда күпме гомерем калгандыр... Ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән кортканы гаеп итмә инде, күршекәем. Эчем янганга, турысын сөйләргә булдым. Сер итеп саклаудан уздым инде. Теге мәлгуньнең гәүдәсен тирәнгә салып, таптап күмгәннәрдер. Өстенә авыр таш бастыргач, кара гүреннән чыгып, миннән үч ала алмас, иншалла, – дип сөйләнеп, мине тәмам аптырашта калдырды. – Йөрәгемне һәрдаим басып торган авыр йөгемне теге дөньяга үзем белән алып китәсем килми. Сиңа сөйләгәч, бәлки бушанып калырмын. Гозеремне аяк астына салмачы! Тыңларга вакыт тапсана, күршекәем! – диде ул инәлеп.
Ирем Гаяз әйберләрне гараждагы базыбызга урнаштырган арада, кортканы үзем белән ияртеп, җиденче каттагы фатирыбызга алып менми чарам калмады. Тиз генә электр самоварын җырлатып җибәрдем, алма, балан бәлешләремне микродулкынлы мичтә яңартып алдым. Хасиятләп, чамасын белеп кенә төрле тәмләткеч үләннәр салып кичтән пешергән итле борщымны газ плитәсе өстенә җылытырга куйдым. Эре яфраклы һинд чәен, үзебездә үскән хуш исле мәтрүшкә, чабыр үләне, гөлҗимеш, карлыган, кура җиләге яфраклары салып пешергәндә, аш бүлмәсенә баш әйләндергеч хуш ис таралды. Кортка тешсез авызын мимылдатып, төкреген йотып куйды.
– Ашау эшне калдырмас, Настя әбекәй, хәзинәдә барыннан җитеш...
Карчык ялындырып тормады, әллә чәйнәде, әллә юк, алдына куйган нигъмәтләрне бер-бер артлы сыпыртырга кереште. Ачыккан булгандыр, күрәсең. Туйганчы җылы ризык ашап, сөт өсте салып ясалган шифалы чәй эчкәннән соң, Настя әбекәйнең күкселләнеп торган юка иреннәренә, тәмам җыерчыкланып, сырлы карта рәвешенә кергән битенә төс керде, тар маңгае тирләп чыкты. Башына япкан сорыга кара шакмаклы «марҗа шәле» ябык иңнәренә шуып төште. Ул кылгандай җилфердек, сирәк, көмешсыман чәчләрен, тычкан койрыгы сымак итеп, баш артына төйнәп куйган. Корыган агач тамырлары сыман, караеп каткан ябык бармаклары белән, хан заманыннан бирле юылмаган, саргылт кофтасының эре сәдәфләрен берәм-берәм ычкындырды. Тешсез авызын колагына чаклы җәеп:
– Рәхмәт, сандугачым, бик тәмле булды. Иллә дә шәп итеп сыйландым! Бер атна ризык җыймасам да, ачка үләрлек түгел! Яшиселәр килеп китте, – диде.
Бу мәлдә кортканың исәпсез-сансыз эреле-ваклы җыерчыклары языла төшкәндәй тоелды.
– Мине сөендергәнең өчен, Ходай үзегезгә меңе белән кайтарсын! Ирең белән тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын! Кулларыңнан гөл тама шул синең! Ирең дә бик уңган. Сөбханалла, күз генә тимәсен, балаларыгыз да тәрбияле. Ә үзең юмартлыкка мәрхүмә әниеңә охшагансың! Татарлар кунакчыл шул алар. Җитмәсә, тырыш халык, – дип сөйләнде.
Җылы сүзгә мәче дә сөенгән, диләр бит. Миңа да рәхәт булып китте.
Тыштагы эшен тәмамлап кергән Гаязыма аш бүлеп, алдына кайнар чәй ясап куйдым да, кортканы кунак бүлмәсенә алып чыктым. Йомшак зур кәнәфигә җайлап кереп чумгач, ул бөтенләй кечрәеп калды, орчык чаклы гына булып күренде. Кичтән бәйли башлаган оекбашымны алып, үзем дә аның каршындагы креслога барып утырдым. Бишинәмнең җитез уйнаклап, елтыр-елтыр килүенә мөкиббән киткән кыяфәттә, күпмедер вакыт, мине сынагандай, эшемне тын гына күзәтеп утырган кортка, әкрен генә сөйли башлады. Бераздан аның сүз буасы тәмам ерылды. Сабырлык белән тыңлый торгач, күз алдымнан кызыклы вакыйгалар йөгерешеп узды, гыйбрәтле язмышлар тарихы җанланды...
 
* * *
– Бу хәлләрнең барысы да үземнең күз алдымда булды. Ул чакта Михаил Иванович алагаем зур төзелеш оешмасында өлкән прораб иде.Үзем дә шунда утыз ике ел штукатур-буяучы булып эшләп, пенсиягә чыктым. Совет чорында тормыш бөтенләй башка иде. Әлләни бай булмасак та, иртәгәсе көнгә өмет белән яшәдек. Капиталь төзелешкә дәүләт заказлары күп булды. Шунлыктан җир җимертеп эшләдек, акчасын начар түләмәделәр. Ай ахырында авраллар... Объектларны кулланылышка тапшырыр алдыннан, рәттән икешәр смена чиләнгән чаклар булды. Тик моңа уфтанмадык. Яшь, егәрле чак, үзең беләсең, ару-талуга исебез китмәде. Бүгенгеләр кебек сыек буынлы түгел идек лә без. «Сверхурочка» өчен акча икеләтә түләнә. Квартал саен премияләр, ел азагында унөченче хезмәт хакы. Бар иде лә гади эшченең кадерле чаклары!
Карчыкның авызы кипте. Журнал өстәлендәге графиннан су салып эчте дә хатирәсен дәвам итте.
– Көннәрдән-беркөнне бригадабызда яңа кеше пәйда булды. Һич арттырып әйтүем түгел, аны күргәч барыбыз да, сокланудан «аһ!» иттек. Җырлый-җырлый көн дә күкәй сала торган, уңган, әмма өтек тавыклар арасына очраклы гына килеп кергән затлы аккоштай тоелды ул безгә. Ап-ак нәфис муенлы, зифа камыштай озын буйлы, сыгылып торган нечкә билле, бит урталары алсуланып янып торган, көнбагыш чәчәгедәй көләч йөзле, иннек тидермәгәч тә кызыл чия иренле, кыңгырау чәчәгенә тартым зур зәңгәр күзле, аксыл сары чәчле, аркасына сузылып төшкән калын, озын толымлы чибәркәйне бер күрер өчен, юк йомышны бар итеп, безнең бытовкага, төшке аш вакытында, ташчы, арматурачы, шофер егетләрдән тыш, хәтта гаиләле мастерлар да кереп чыга торган булды.
– Авылдагы мәңге кипмәс пычрактан, үзәгемә үткән чөгендер басуыннан, өч тиенгә эшләүдән туеп качтым, – дип, тигез энҗе тешләрен җемелдәтеп елмайды Фагыйлә. – Туксан ямаулы олтанлы итегемнән, озын кунычлы кара бутыемнан котыласым килде. Үкчәле туфлиләремне текердәтеп, асфальтта йөрисем килүе гаеп мени?
– Салада сөйгән егетең елап калмадымы соң?
– Сүз катучысы күп иде лә. Үземнең алар белән йөрисем килмәде.
– Нишләп алай?
– Нәчәлстуы безгә карамый. Алар укытучыны йә фельдшерны яр итә. Минем ише гади калхузчыга иш буласы егет-җилән дигәнегез – ат караучы да, тракторист – майлы керис инде. Рәтле-башлы итеп кызлар артыннан ухаживать итәме инде алар! Бар белгәннәре – клубтан чыгып килүчеләрне тупас кына билләреннән эләктереп алып, әрсезләнеп диварга йә капка баганасына терәп, кысып кочаклау да, оятсызланып, майга баткан кулларын күлмәк изүеңә тыгарга маташу, йомры-йомшак җирләреңне капшарга тотыну гына. Үзләреннән көмешкә катыш махорка исе аңкыла. Алар җырларда җырланган чын мәхәббәтнең ни икәнен белә дип уйлыйсызмы? Күңел хакына кесәләренә сыңар кәнфит тә тыгып килә белмиләр. Надан мокытлар.
– Авыл егетләрен алай бетереп атмасана! Тырышлар, эшчәннәр. Дөнья көтәргә яраклылар. Арада бер дигәннәре бар! Ярата да, яраттыра да беләләр... – диде Суфия, серле елмаеп. – Матурлыгың белән масаеп, үзең йөз чөергәнсеңдер әле!
Бригадир Ефросинья Глебовна, Суфияның сүзен куәтләп:
– Калада да кешенең төрлесе бар инде, акыллым. Һәр нәрсә тәрбиядән килә, – диде. – Бәйдән ычкындым, әти-әни ишетми-күрми дип, артык тугарылып китмә! Берүк алдыңны-артыңны карап йөри күр! Төче сүзләргә, купшы букетларга, тартмалы кәнфитләргә алданып, башыңны югалтасы булма!
Саимә түти, УАЗигын ажгыртып төзелеш мәйданчыгына кереп туктаган, өлкән прорабка таба ияге белән ишарәләп:
– Ир-атның барысы да бер чыбыктан сөрелгән. Җимгә алданып, гаиләле нәчәлникләр кармагына каба күрмә! – диде.
Хатынның ни-нәрсә хакында кисәтүен яхшы чамалап, без тыенкы гына көлешеп алдык.
– Күрерсез дә торырсыз, фатирлы, акчалы бер дигән шәһәр егетенә кияүгә чыгам әле мин! Чып-чын кала бичәсе булам! – дип шәрран ярды чибәркәй.
Кай арада Лена матур җыр башлады, озын көйгә барыбыз да кушылдык:
 
Зачем вы-девушки, красивых любите,
Непостоянная у них любовь…
 
Куллар-кулга йокмый, күңелләр күтәренке, шунлыктан арыганлык әлләни сизелми. Безнең катка аяк баскан өлкән прораб, озын коридор буйлап таралышып, ут өертеп эшләвебезне беркадәр күзәтеп торды да, канәгать елмаеп, сүз башлады:
– Объектка җырчы сандугачлар очып килеп кунганмы дисәм, үзебезнең уңган кызлар икән бит! Яхшы, яхшы, булдырасыз... Эзмәгез дә тигез төшкән, буяуны да дөрес сайлагансыз, афәрин! – дип гөрләде. Михаил Иванович шул мәлдә ак буяуны идәнгә агыза-тамыза ишек буяп маташучыны күреп алды. Җитез адымнар белән кызның артына ук килеп басты.
– Бу нинди шапшаклык? Йәле, кайсыгыз буразна боза монда? – дигән таләпчән, кырыс калын тавыштан Фагыйлә сискәнеп китте. Тәҗрибәсез кыз кулындагы буяуга манылган пумала, искәрмәстән кулыннан ычкынып китте дә, лапылдап идәнгә төште. Җитмәсә, юл уңаеннан Михаил Ивановичның карлыгач канатыдай чем кара, өр-яңа затлы плащын «сыйпап», аңа аксыл юл салып, пычратып узды.
Көтелмәгән хәлдән, барыбыз да аптырап калдык. Шул чакта гаҗиз кыз бала үзенең кершәндәй ак яулыгын башыннан тартып алды да, идәнгә тезләнеп, прорабның киемендәге буяу табын сөртергә кереште. Дөресрәге, аны тагын да җәелдереп, затлы киемне тәмам эштән чыгарды. Үзе бертуктаусыз:
– Абый җаным, зинһар гафу итә күрегез инде! Ялгышлык белән... Көтмәгәндә шулай килеп чыкты бит... Плащ хакын беренче палучкымнан тотып калырсыз... Тик эштән генә куа күрмәгез, – дип сөйләнә-сөйләнә, чыклы кыңгырау чәчәгедәй мөлдерәп торган яшьле күзләрен, ялварулы карашы белән өлкән прорабка төбәде.
Шул мәлдә, кызның чибәрлегенә сокланудан, Михаил Ивановичны гүя ток тотты, күрәсең. Тылсымчы флейтасыннан агылган көйгә әсәрләнгән еландай, төз гәүдәсен үрә катырып, ул бермәл сүзсез торды. Ә икенче мизгелдә, май кояшыдай елмаеп, ялт кына чибәркәйне буяуга баткан кулыннан тартып торгызды да, үзе белән ияртеп, аска алып төшеп китте...
– Тагын бер кыз әрәм булды... – дип йөзен чытты Соня түти. – Туймас нәфес нәфис чәчәкнең таҗын бүген үк коячак та, иртәгә үк беркатлы бичараның артына тибәчәк...
Әмма хәлләрнең без уйлаганча гади булып чыкмавы турында соңрак белдек.
– Күр әле син аны! Тыштан гына беркатлы сарык бәрәне булып күренгән икән. Авыр эштән ничек тиз котылды! – дип тел шартлатты Лена. – Әлләкем булып, Хуҗа машинасына гына утырып йөри.
– Намусын сату хисабынамы? Аның көненә калудан Аллам сакласын! – диде сазаган кыз Гаҗилә. – Мәңге ир заты күрмәсәм дә, гаиләле, балалы, әтием яшендәге мужик астына кереп ятасым юк! Хуҗа хатынының ачы күз яшьләре үзәк-бәгыренә тамачак әле аның, әйтте диярсез!
Бер күрүдә кызга дәрте кузгалган Михаил Иванович, кашыгы-суы белән йотарлык унсигез яшьлек Фагыйләне универмагның арткы ишегеннән алып кереп баштанаяк киендерде дә, икенче көнне үк сәркатип бүлмәсенә утыртып куйды. Үз гомерендә беренче мәртәбә башын югалтып гашыйк булган кызның хуҗаның бу юмартлыгына күңеле булып, түбәсе күккә тиде. Яңа гына төзеп тапшырылган йорттан фатир ачкычы тотып кергән мәрхәмәтле шефның һәр теләген үтәргә ашкынып торды юләркәй. Беркатлы авыл кызы бушлай сырның тычкан капкынында гына булуын башына да китермәде. Ул чибәр, шуңа күрә теләсә кемнең башын әйләндерергә маһир, янәсе. Тот капчыгыңны! Әзерләп куйганнар ди сиңа кала уртасында майлы бәлеш төбе! Кичкырын фатир котлау сылтавы белән ишек шакыган Михаил Иванович, төнне, үзе бүләк итеп алып килгән диванда, кыз янәшәсендә уздырды. Күктән ишелеп төшкән бәхеттән аңы томаланган Фагыйлә, әллә гомерендә беренче мәртәбә авыз иткән затлы француз шәрабеннән исерде, әллә гыйшык-мыйшык уйнарга остарып беткән шефның иркәләү-назлаулары тәҗрибәсез кызның фикерләрен чуалтты. Шул кичтән соң, гашыйклар үз мөнәсәбәтләрен яшереп тә тормады. Фагыйләнең балага узуы, җитмәсә аның ир бала табачагы билгеле булгач, Михаил Иванович, гадәтенчә, баласын төшерергә боерып, сөяркәсе алдына бер пачка акча ташлап, бу ишектән эзен суытмады. «Минем дә улым туачак! Нәсел җебем өзелмәячәк! Казганып җыйган байлыгыма чын хуҗа – варис пәйда булачак! Әтисенең эшен дәвам итәчәк!» – дип күкрәген киереп йөрде.
 
* * *
Заманында дөньяны дер селкеткән, котырынган фашистларны өненә куып кертеп, үз канында тончыктырган, Европа халыкларын коллыктан азат иткән СССР дигән алагаем зур, куәтле держава таркалгач, елгыр бәндәләр болганчык суда балык тотарга кереште. Михаил Иванович та йоклап калмады, утыз биш ел бергә гомер иткән хәләл хатыны Галина Петровнаның Мәскәүдә главкада утыручы туганы ярдәмендә калҗаның симезен эләктерде. Моңарчы гөрләп эшләп торган төзелеш оешмасын, махинацияләр юлы белән банкротлыкка чыгардылар да, тиз арада «Михайлов+» дигән җаваплылыгы чикле ширкәт оештырдылар. Юристлар теркәү процедураларын ырып-ерып чыккан арада, кайсын алдап, кайсын майлап дигәндәй, акцияләрнең күп өлешен үз кулына төшергән Михаил Иванович берләшмәнең тулы хокуклы директорына әйләнде дә куйды. Ә нәрсә? Әшнәлек зур, тәҗрибә җитәрлек, эш рәтен энәсеннән җебенә чаклы белә. Ни дисәң дә, үзеңә эшләү күпкә кызыклырак шул, хөкүмәткә яисә чит кешегә бил бөгү түгел инде ул. Яңа кәнәфи – яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Республикада төзелеш кайный. Бюджетларның федералыннан да, төбәкнекеннән дә акча агылып керә, заказларны вакытында үтәп кенә өлгер! «Михайлов+» ширкәтенең абруе көнләп түгел, сәгатьләп үсте. Әүвәле күмәкләшеп тузган торакны юк иттеләр, аңа Меңъеллык, Универсиада объектларын сафка бастыруда катнашу мәшәкатьләре килеп ялганды. Ашыгыч рәвештә сугыш ветераннарына торак салу мәрәкәсе дә бу ширкәткә файдага гына булды. Яшерен-батырын түгел, хуҗаның кесәсен дә шактый калынайтты, тендор уздырып, рөхсәт бирүче түрәләр дә өлешсез калмады. Иң мөһиме – дәүләт заказын срогында үти алдылар.
Дөньяның артына тибеп яши белгән кешегә тормыш үтә дә кызыклы нәрсә. Ул гел эштән генә тормый ләбаса. Илләр арасындагы тимер кыршау юкка чыккач, калын кесәлеләргә хут китте. Байлар Яңа ел каникулларында чит илләрнең алтын комлыкларында кызынды, Мәрмәр, Кызыл диңгезләрдә коенды. Дусларының күбесе ял итәргә гаиләсе белән йөри. Гаилә әгъзаларына дөнья күрсәтүдән тыш, буй җиткереп килүче кадерле ул-кызларын чит илләрнең абруйлы университетларына урнаштыру җаен эзли. Икътисадый-сәяси вәзгыятьтәге тотрыксызлыкны исеннән чыгармыйча, ул елгыр бәндәләр кордон артындагы ышанычлы банкларда үз счетларын ача, үз илендә аннан умырып, моннан талап җыйган мал-мөлкәтен мыштым гына читкә чыгарып, югары керемле бизнеска урнаштыра бара. Эшлекле командировкалар ел әйләнәсе тукталып тормый: азу ярган капиталистларның алдынгы тәҗрибәсен үзләштерәләр, бер уңайдан чит илдә эшлекле элемтәләр урнаштырып, яңа контрактлар төзиләр. Файдалыны күңеллегә әйләндерә белүчеләр, чит илләргә сөяркәләрен алып чыга, чибәркәйләр белән кәеф-сафа корып кайта. Михаил Ивановичның яше барса да, үзе үгез кебек таза әле. Сәламәтлегенә зарланганы булмады. Дөнья күрергә, кәеф-сафа корырга каршы түгел. Чит илгә чыгуның бер дә авырлыгы юк кана, тик анда кемне алып барырга? Беренче никахтан туган кызы Татьяна бер яһүдкә ияреп Израильгә чыгып сызды. Әллә нигә бер скайптан сөйләшкәлиләр. Ә хатыны исә куәс кисмәге дисәң дә куас кисмәге инде! Соңгы араларда аерата юанаеп киткән, гәүдәсе бер якка янтая төшкән, авызы тулы ясалма тешле хәләле, яшь хатынның кайнар кочагында иркәләнеп кайткан Михаил Ивановичның күзенә ташбака булып күренә башлады. Картлач үзенең ишелеп төшкән корсагын, икенче ияген, баш түбәсендәге ялтыр «кояшын», чаларган чигә чәчләрен күрми, хатынын мыскыллап Госпожа Тортилла дип атап йөртә башлады.
Фагыйләсе белән Тимурчигын да үзе белән алып, соңгы мәртәбә Гарәп Әмирлегендә тугарылып ял итеп, арып-талып, күтәренке кәеф белән «эшлекле командировка»дан кайтып керешенә, өйдә аны сюрприз көтә иде. Галина Петровнадан җилләр искән! Өстәл өстендә, урталайга тигез итеп бөкләнгән шакмаклы дәфтәр бите ята иде. «Мишуня, мине эзләмә! Картлыгымны, Ходайга гыйбадәт кылып, монастырьда үткәрергә карар кылдым. Аллаһ кичерүче. Аннан синең гөнаһларыңны ярлыкавын да ялварып сорармын. Кайчандыр үзең яр иткән беренче мәхәббәтең – Галочкаң», – дигән юлларны укыгач, ир эсселе-суыклы булып китте.
– Монастырьга китә имеш... Мие черегән нәрсә.., – дип сөйләнсә дә, болын чаклы иркен, өч катлы зиннәтле йортта япа-ялгыз калгач, ямансулыктан Михаил Ивановичның күңелен корт кимерә башлады. – Әллә дөрес яшәмәдем микән? Эш дип чаба торгач, кызымның үсеп буй җиткергәнен дә күрми калдым. Үзара якыная алмадык. Хатыным имгә яраксыз түгел иде лә. Сабыр, акыллы, һәр сүзен үлчәп сөйләр. Минем сулга йөрүемне сизмәде түгел, сизде. Кызыбызны ятим итмәү, кеше алдында абруема тап төшермәү хакына тешен кысып түзде. Кайчан, кайдан, нинди кыяфәттә кайтып керүемә карамастан, күз яшьләрен эчкә йотып, елмаеп каршы алды. Чишендерде, юындырды, кайнар ризык ашатып, чиста урынга яткырды. Ә үзе мендәренә капланып шыпырт кына елап чыга иде, бичара.
Ир чишенмичә генә диванга барып ауды. Аңгы-миңге халәттә, гасабиланып уяулы-йокылы яткан мәлендә, аның колагына ап-ачык итеп бер өн ишетелгәндәй булды:
– Барысына да үзең гаепле, азгын тиле. Кадер белмәгән нәрсә! Мондый ипле хатын да ярамагач... Картаеп тәмам хәлдән тайгач, кем кулына калырга җыенасың? Мут күзле Фагыйләгә өмет баглама. Ул синнән файдаланып аякка басты инде. Аңа кирәгең бетте. Әмирлеккә соңгы баруыгызда үзен ничек тотканын күрмәдең мени? Синең якка борылып та карамады бит хәйләкәр төлке. Аңа үпкәләп тә булмый. Яшь тәне наз сорый, ә синең комың коела, аны элеккечә иркәләрлек рәтең юк... Үткәненә салават, ә соңгы минутыңда авызыңа кем су салыр, күзләреңне кем йомдырыр дип белдең?! – диде эчке тавыш.
Ир торып утырды, сәерсенеп, як-ягына каранды. Беркем юк. Бу ни бу? Кем дәшә? Әллә саташа башладымы? Михаилга әллә кайчан югалткан намусы уянып эндәште түгелме соң? Бетле тәвә кошыдай, башны кайнар комга яшереп кенә, үз-үзеңнән качып котылып була ди мени? Ник шунда җир читенә чыгып качмадың, кара сакалың үзеңә ияреп йөри. Тиз йөрешле электр поезды сыман сызгырып, ни арада ташларны чәчәр вакыт узган да киткән, телисеңме-юкмы, бусагада – аларны җыяр чак. Бусы – бәхәссез. Михаил Ивановичның күкрәк турысы чәнчешә, башы шаулый башлады. Әйтерсең, чытыр-чытыр килеп мие кайный. Ул көч-хәл телефонга үрелеп, «Ашыгыч ярдәм» номерын җыярга, адресын әйтергә өлгерде дә, аңын җуйды. Ярый әле, ишек-капкаларын бикләп кермәгән икән...
 
* * *
Пышылдап әйтелгән:
– Микроинсульт кичергән ... Әле ярый скорый тиз килгән... Юкса, ычкынасы булган, – дигән сүзләр колагына кергәч, Михаил Иванович бермәл аптырашта калды.
Ул авырлык белән күз кабакларын ачты. Үзенә ят, хәлсез тавыш белән:
– Мин кайда? Сез кемнәр? – диде.
– Кайда булсын, бүлнистә. Иллә дә шәп җирдә бот күтәреп ятабыз. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Барыбыз да синең кебек теге дөньҗадан исән-имин урап кайткан адәми затлар, – дип кеткелдәде күзлекле бәндә.
Карлыккан тавышлы, карсак буйлысы:
– Ә сине төнәген реанимациядән чыгарып салдылар. Упшый палатага күчерерлек булгач, терелүеңә өмет зурдан инде, туганкай, – диде.
Михаил Ивановичның «упшый»га эләгүенә җен ачуы чыкты. Укол кадарга кергән шәфкать туташына:
– Нигә мине монда тилмертеп яткырасыз? Хәзер үк баш табиб Хөрмәтуллинга чылтырат! Бер урынлыга, элиталыга күчерсеннәр, – диде ул. – Мине карарга табиб беркетсеннәр.
– Баш өсте! – дип елмайды мөлаем кыз. – Җиткерермен. Боерыгыгыз үтәлер. Сезгә борчылырга, артыгын сөйләшергә ярамый. Берүк тыныч кына ята күрегез!
– Кемне өйрәтеп маташкан була диген әле, кычыткан чыпчыгы! – дип авыз эченнән мыгырданды көйсез зат.
Хәзер интернет заманы, Михайловның нинди VIP-персона икәнлеге мизгел эчендә ачыкланды. Пациентның хәлле кеше икәнлеген белеп алгач, ул сөйкемле сөяккә әверелде. Шәфкать ияләре авыруның бер алдына, бер артына төшеп, каршында биеп кенә торды. Биредәгеләр аны савыктыру өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырышты. Чит илдән валютага кайтартылган иң кыйммәтле даруларын кызганмадылар. Заманча җиһазлар эшкә җигелде. МКДС га алып барып, МРТ уздырып, хастаның бөтен органнарын җентекләп тикшерделәр. Дәвалау процессын баш табиб үзе күзәтеп-тикшереп торды. Башкаланың абруйлы докторларын чакырып, консилиум җыйдылар. Күмәк тырышлык бушка китмәде, табиблар ярдәме белән Михаил Иванович күз алдында тернәкләнә башлады.
Җилдән килгән хәбәр буенча, пациентны хатыны ташлап китүе, сөяркәсендә никахсыз туган малае үсүе, инде тәмам аякка баскан чибәркәйнең, чирле карттан йөз чөереп, шушы арада гына Әмирлеккә күченүе чыбыксыз телефон буенча күз ачып йомган арада бүлнис буенча таралды. Әлеге имеш-мимеш, үткән язда алкаш ирен пыраклатып урамга куып чыгаргач, кырыкка җитеп килгән мәлендә япа-ялгыз калган, игезәк җитү кызлары белән завод «малосемейка»сының тар кысан бүлмәсендә иза чигүче шәфкать туташы Әсхәдиянең колагына да чалынмый калмады. Төнге сменада бергәләп чәйләп утырган ахирәткәенә:
– Шул «акча капчыгы»н юкәдәй чишендермәсәм, исемем хәрам булсын! – дип шапырынды.
– Нәмә кылырга җыенасың инде, кы-ы-ыз? – дип сузды Хатирә. – Аңа син ниемә хаҗәт?
– Әвәле чирләшкәне карарга ялланып, давириегә керәм. Аннан соң үземә гашыйк итәм дә, ЗАГСта никахыбызны рәсмиләштерәм. Ә нәрсә, кай төшем кешенекеннән ким? Бөтен нәстәм үз урынында! – дип канәгать елмаеп, ул мул күкрәкләрен, йомры янбашларын уйнаткалап алды.
– Китсәнә, Алла язмаганны!
– Кәсеп иткәнгә насыйп иткән! Картның малы ярты Рәсәй халкына җитәрлек, ди. Анда – ПМК, монда – АБЗ, ничәмә-ничә гараж хуҗалыгы, унөч заправкы!
– Керемен тавык чүпләп беререлек кенә түгел инде, болай булгач!
– Ие шул! Күчемсез миллегеннән тыш, карт пәринең берничә банкта счетлары да бар икән. Ә Төркиядәге вилласы ни тора! «Вконтакте»дан шуның фотосын күргәч, артыма утыра яздым. Кул сузымында гына җылы диңгез, өстәл тулы оҗмах җимешләре...
– Җаны теләгән – елан ите ашаган. Асылынсаң, агачның асылына асылын! Егылып төшсәң дә үкенерлек булмасын! – диде Хатирә. – Баеп киткәч, мине дә онытмассың.
– Ниһаять, синнән дә акыллы сүз чыгар икән! Менә нәрсә: иң әүвәле карт тиледән үземә миллион тәңкәлек кәттә чит ил машинасы бүләк иттерәм.
– Машина алдырта, имеш... Йөртә белмисең ич син!
– Белмәсә ни? Өйрәнермен! Акчаң гына булсын, өйгә килеп өйрәтерләр. Праваны кулыма китереп тапшырырлар.
– Белмәссең...
– Ә аннан соң, картның акчасына ике кызыма да аерым фатирлар сатып алдыртам.
– Ай-һай! Хыялый Хәерниса!
– Акрынлап «дәвалый» торгач, картның бөтен мал-мөлкәтен сыпырып алам!
– Ну, нәфес тә инде үзеңдә! Ничек итеп? Канун бозып, кеше таларга җыенмыйсыңдыр ич? Төрмәгә тыгып куярар...
– Булмаганны! Ә мин аңа кияүгә чыгам!
– Кит аннан! Бик карт ич инде ул! Сиксән ягына аяк баскан бабайның «коралы» эшли дип уйлыйсыңмы? Бер юрган астында йоклый башлагач, әпититең уянса, нишләрсең?
– Аның белән йокларга мине дивана дип белдеңме әллә? Теге алкаш имгәкнең рәте беткәнгә дә биш былтырые. Аңа карап, ир назына сусап, тилмереп яткан юк иде әле моңарчы.
– Абау затсыз...
– Ә үзең кем соң? Ике чабата бер кием инде без, ахирәткәем. Хирургның башын әйләндерүеңне белми дисеңме әллә?
– Ярарсана, артык тирәнгә кермә!
– Тәвәккәл таш яра, диләр бездә. Хәзер үк аның палатасына элдертәм! Уңышлар телә, ахирәткәем!
 
* * *
Күрше карчыгы соңгы керүендә:
– Кешедән оят та, иман да качты бит хәзер. Берни түгел, Михаил Ивановичның күзләрен шул шома нәмәстә генә вакытсыз йомдырды. Картның кеше хакын талап җыйган малының рәхәтен үзенекеләргә күрергә язмаган икән. Күрерсең дә торырсың, аны чит-ят ачәрвахлар кинәнеп туздырачак әле, – дип такылдады.
Настя әбекәйнең гоманлавы дөрескә чыкты. Михаил Ивановичның кызы белән улы мирас кабул итәргә дип кайткач, әтиләренең үзе исән чагында бөтен мал-мөлкәтен яшь хатынга бүләк иткәнлеге мәгълүм булды. Шома мишәр хатыны, затлы йорт-җирне тиз арада сатып, безнең яннан күченеп китте. Юкка гына: берәү мал таба, берәү янчык тегә, димиләр икән шул.
 

Хәмидә ГАРИПОВА

Комментарийлар