Логотип «Мәйдан» журналы

3 март – Бөтендөнья язучылар көне

Язучылар көне икәнЯз көне, март башында,Бөтен дөнья билгели бит,Беләме барыгыз да?Язучылар һәм шагыйрьләрГаләм белән сөйләшә,Кәгазь һәм каләм ашаФикерләрен өләшә.Хөрмәткә бик лаеклыларУл каләм ияләре,...

Язучылар көне икән
Яз көне, март башында,
Бөтен дөнья билгели бит,
Беләме барыгыз да?
Язучылар һәм шагыйрьләр
Галәм белән сөйләшә,
Кәгазь һәм каләм аша
Фикерләрен өләшә.
Хөрмәткә бик лаеклылар
Ул каләм ияләре,
Илһам килсен һәрвакытта,
Уң булсын теләкләре!
«Кайнап» яшәсеннәр алар
Вакыйгалар эчендә,
Күңелләрдәге хисләре
Төшсен кәгазъ битенә.
Илһам бирерлек кешеләр
Юлларында очрасын,
Иҗат чишмәсе аларның,
Тирән, мул сулы булсын!

Фәймә Зайнуллина

Комментарийлар