Логотип «Мәйдан» журналы

«Яраттык без»

Язлар башка иде ул чагында –Мәңге чәчәк атар төслеләр.Көзләр җитмәс кебек кояш янды,Эх ул җәйләр! Бигрәк хислеләр! Сыенудан тәмен табып яуды,Җылы иде яңгыр-шалтыравык.Чырык-чырык көлдек тә яшьлек...

Язлар башка иде ул чагында –
Мәңге чәчәк атар төслеләр.
Көзләр җитмәс кебек кояш янды,
Эх ул җәйләр! Бигрәк хислеләр!
 
Сыенудан тәмен табып яуды,
Җылы иде яңгыр-шалтыравык.
Чырык-чырык көлдек тә яшьлектән
Әй йөгердек! Юллар ялтыравык!
 
Яңгыр туктатала мени безне?!
Без бит икәү! Икәү мәңгелек!
Мин яратам сине, дидең дә син,
Куртка салдың иңгә, иң элек.
 
Шул курткадан килешлерәк кием
Табалмадым һаман бер җирдән!
Без гөрләвек булып актык юлга,
Эзләр янды! Янды сөюдән!
 
Икебез дә кояш идек ул көн!
Әй җылыттык, эреткәндәй галәм!
Яраттык без, сөям дигән сүздә,
Калды безнең сурәт, безнең сәлам.
 
Мин ул көнне туфли чыланганын
Сиздем бары өйгә җитәрәк.
Белмәгәнмен! Вакыт ярсулары
Җылыта да телә үзгәрәк!
 

Алинә ХИСАМИЕВА


Фото: https://twitter.com/

 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.
 

Комментарийлар