Логотип «Мәйдан» журналы

Сиңа киләм йолдыз аралап

Шаштың… Кочтың… Йолдызларга очтың…Сөю утын күккә ник алдың?Еллар булып нуры чыңлап тамганЙолдыз арасында югалдың… Киек каз юлына сеңгән ахры,Кайтырмын, дип, киткән эзләрең.Телгәләнгән йөрәгемә те...

Шаштың… Кочтың… Йолдызларга очтың…
Сөю утын күккә ник алдың?
Еллар булып нуры чыңлап тамган
Йолдыз арасында югалдың…
 
Киек каз юлына сеңгән ахры,
Кайтырмын, дип, киткән эзләрең.
Телгәләнгән йөрәгемә тетрәп
Карап тора галәм күзләре.
 
Йолдыз җиле кунган керфегеңнән
Үбәргә, дип, кат-кат, зарыгып,
Җырга сеңгән Мәхәббәтем елый
Яшьлек Хыялына сарылып.
 
Офыкларга иңгәч төн карасы,
Йолдыз булып Җанга Җан дәшә.
Йолдыз белән йолдыз – күз арасы,
Чиксезлектә, гүя, янәшә.
 
Төн пәрдәсе утлы йолдызларны
Сипкән саен күкнең йөзенә,
Сиңа ара йолдыздан да ерак,
Гомер җитмәс, диеп өзеләм.
 
Моңнар тамган эзләреңнән киләм…
Назга тулып! –Түгелмен ялгыз.
Юк, тайпылмам, серле киңлекләрдә
Балкыса да, дәшеп, мең йолдыз!
 

Рәмзия ӘХМӘТОВА


Фото:https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) bearfotos - ru.freepik.com 


 

Комментарийлар