Логотип «Мәйдан» журналы

Күкләремне телеп, яшен үтсә

Күкләремне телеп, яшен үтсә,Күкрәү узса минем таңымнан,Ярдәм кирәк, коткар мине, диеп,Мин чакырмам сине, чакырмам.Тик яшеннәр үтеп, кояш чыкса,Юлларыңа энҗе тезәрмен,Өметемне җәйгор итеп элеп,Мин көтә...

Күкләремне телеп, яшен үтсә,
Күкрәү узса минем таңымнан,
Ярдәм кирәк, коткар мине, диеп,
Мин чакырмам сине, чакырмам.
Тик яшеннәр үтеп, кояш чыкса,
Юлларыңа энҗе тезәрмен,
Өметемне җәйгор итеп элеп,
Мин көтәрмен сине, көтәрмен.
Көз килгәндә, моңсу көннәремдә
Шатлык, кояш китсә янымнан,
Җил туздырган буш бакчама чыгып,
Мин чакырмам сине, чакырмам.
Тик күңелдән генә төнге күкне
Күзләреңә синең тиңләрмен,
Өстәлемә соңгы гөлләр җыеп,
Мин көтәрмен сине, көтәрмен.
Тәрәзәмне боз катламы күмсә,
Җилләр үтсә тиеп янымнан,
Салкыннардан мине арала, дип,
Мин чакырмам сине, чакырмам.
Килмәс булсаң, сиңа сиздермәм дә,
Юлларыңнан читкә китәрмен.
Тыным белән тәрәз бозын арчып,
Мин барыбер сине көтәрмен.
 

Халисә МӨДӘРРИСОВА


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар