Логотип «Мәйдан» журналы

Кабат кайттым

Туган җиргә кабат кайттым,Кошлар сыман, яз җиткәч.Сагыну-сагышларым булып,Елгада ташу үткәч.Әрәмәдә шомырт исе,Ак чәчәктә һәр куак.Шушма агымы колакта –Җыр суза иске улак.Яз җилләре назлап үбә,Яз җилл...

Туган җиргә кабат кайттым,
Кошлар сыман, яз җиткәч.
Сагыну-сагышларым булып,
Елгада ташу үткәч.
Әрәмәдә шомырт исе,
Ак чәчәктә һәр куак.
Шушма агымы колакта –
Җыр суза иске улак.
Яз җилләре назлап үбә,
Яз җилләре сөйкемле.
Туган җирем, шушы яздай,
Ят зат итми һичкемне.
Кошлар кайтып оя корган,
Шатлыклары – җырларда.
Тынгылыклар табам бары
Чыксам иркен кырларга.
Кайттым кабат туган җиргә
Яз гөлләрен күрергә,
Хәтер йомгакларын сүтеп,
Моңнардан җыр үрергә.
 

Гөлфия ИСХАКОВА


Фото: omet-rb.com

Комментарийлар