«Әрәмәне бала-чага сарган...»
Әрәмәне бала-чага сарган,Бала-чага... гүя саранча!Гаепл әмим комсызлыкта һич тә,Юк, чыгармыйм һич тә саранга. Без үзебез бала булмаганмы,Йөрмәгәнме шулай тәм табып:Пешәр-пешмәс әче бөрлегәннеКесә...
Әрәмәне бала-чага сарган,
Бала-чага... гүя саранча!
Гаепл әмим комсызлыкта һич тә,
Юк, чыгармыйм һич тә саранга.
Без үзебез бала булмаганмы,
Йөрмәгәнме шулай тәм табып:
Пешәр-пешмәс әче бөрлегәнне
Кесәләргә салып йә кабып?
Ык буеның табигате юмарт:
Җаның нәрсә тели, бар да бар.
Балтырганнар, кузгалаклар безнең
Бала чакны озата баралар...
Әрәмәне бала-чага сарган —
Бөрлегән бит килә кызарып!
Авыл,
Әрәмәңдә күбрәк кайнашсыннар
Елгыр малайларың-кызларың.
Җир җылысын ялан тәпи тоеп,
Җир сулышын сизеп чыклардан,
Җир кешесе үсә, җирне сөеп,
Бөрлегәннәр җыйган чаклардан.
Бала-чага... гүя саранча!
Гаепл әмим комсызлыкта һич тә,
Юк, чыгармыйм һич тә саранга.
Без үзебез бала булмаганмы,
Йөрмәгәнме шулай тәм табып:
Пешәр-пешмәс әче бөрлегәнне
Кесәләргә салып йә кабып?
Ык буеның табигате юмарт:
Җаның нәрсә тели, бар да бар.
Балтырганнар, кузгалаклар безнең
Бала чакны озата баралар...
Әрәмәне бала-чага сарган —
Бөрлегән бит килә кызарып!
Авыл,
Әрәмәңдә күбрәк кайнашсыннар
Елгыр малайларың-кызларың.
Җир җылысын ялан тәпи тоеп,
Җир сулышын сизеп чыклардан,
Җир кешесе үсә, җирне сөеп,
Бөрлегәннәр җыйган чаклардан.
Марс ШАБАЕВ
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар