Логотип «Мәйдан» журналы

Сарымсакны кыздырып ашагыз!

Кыздырылган сарымсакны өч көнгә бер тапкыр ашарга кирәк. Ул бик көчле табигый антибиотик булып тора.

Ашаганнан соң бер тәүлек үткәч тә организмга тәэсире саклана. Әлеге яшелчә организмдагы паразитларны үтерә, токсиннардан котылырга булыша. Моның өчен аны табада кыздырып, яки газ мичендә пешереп ашарга кирәк.
Болай әзерләгәндә исе дә булмый, файдалы үзлекләре дә саклана, тулысынча үзләштерелә дә. Кыздырылган сарымсак кандагы холестерин күләмен киметә, артерияләрне чистарта, кан басымын көйли, ашказаны-эчәк трактын чистарта.
Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыяны юк. Ябыгырга теләүчеләргә дә аны ашарга киңәш ителә, чөнки ул матдәләр алмашын яхшырта.
Сарымсакны ашаганнан соң күп итеп сыеклык эчегез.
 

Автор: Ләйсән Якупова

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp

 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-21/sarymsakny-kyzdyryp-ashagyz-3185252

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар