Логотип «Мәйдан» журналы

Әбием тәбикмәге

Хикәя.

Бу гап-гади көннәрнең берсе иде. Мин гадәттәгечә, иртән, дәреслекләремне, дәфтәрләремне барлап, иртәнге чәемне бер-ике йотым кабып, әниемнең «карының ачар бит, капкала инде бераз», – диюенә карамастан, кечкенә сеңлемнең әкрен генә «мыш-мыш» килеп йоклавына кызыгып, мәктәпкә чыгып киттем. Юлда, инде алдан килешенгән буенча, минем дустым Газизә көтеп тора иде. Без, гадәттәгечә, исәнлек-саулыкны сорашкач, инде күнегелгән юл буйлап мәктәпкә атладык. Күк йөзендә бер генә дә болыт әсәре юк иде. Кояш та, «бүген минем көн» дигәндәй, иртәннән үк кыздыра. «Әбиләр чуагы». Чыпчыклар да, шундый матур көнгә куангандай, юл комында коенып уйныйлар.
Мәктәп шактый ерак булса да, Газизә белән сөйләшә-сөйләшә барып, юлның озынлыгы сизелмәде. Әни безнең шулкадәр сөйләшер сүз күп булганга, аптырап:
– Сез мәктәптә дә бер-берегездән ялыкмыйсызмы соң? – дип, шаярта иде.
Газизә – минем иң якын дустым. Аннан яшерен серләрем юк минем. Аның да миннән. Кайвакыт аңлашылмаучанлык килеп чыга чыгуын. Ләкин бераз бер-беребезне күрми торсак та, сөйләшер сүзебез күбәя. Дуслашабыз. Без бит аның белән 1 класстан бирле бергә.
1 сентябрь көнне 1 класска килгәч, Галия апа безне бергә утыртты. Шуннан бирле без – аерылмас дуслар.
Без, гадәттәгечә, мәктәп бинасына кердек. Алдан сөйләшенгән буенча, класска беренче Газизә керә, аннары, 50гә кадәр санагач, мин. Мондый комбинация икенче урам кызлары өчен мини-спектакль иде.
Икенче урамда безнең класстан өч кыз укыды. Бер-берсен бүлешә алмыйча, көн дә талашалар иде.
Алар өчесе дә, Газизә белән минем арадагы дуслыктан көнләшәләр иде. Әллә нинди планнар корып, ул дуслыкны җимерергә тырыштылар.
Шулай итеп, безнең мини-спектакльнең максаты, кемнең-кем икәнен ачыклау иде.
Газизә беренче булып класска кереп китте. Мин үземнең «чыгышымны» көтеп калдым.
– Бер, ике, өч, ... утыз өч, утыз дүрт,..
Күз алдына китерәм, имеш, керәм, «аръяк кызлары»ның кайсылары Газизә яклы, кайсылары минем яклы булыр икән.
– ...кырык биш, кырык...
– Мәликә! Нигә кермисең? Ни булды?
Мин дерт итеп куйдым.
– Мин... ни.... ээээ.
Галия апа, җавап биргәнне дә көтмичә, сүзен дәвам итте:
– Сине анда әтиең көтеп тора. Бүген сине дәрестән азат итәбез. Бар кайт әтиең белән. Борчылма, яме.
– Ярар! – дидем дә, – «Нигә?» дип сорамыйча, чыгу юлына киттем.
Нигә икән?! Әтинең беркайчан да алай мәктәпкә килгәне юк иде бит. Шулай да, бүген укымагач, рәхәт була инде, дип уйлый-уйлый ишек буена килдем.
Әти ишек төбендә, урынында тик тора алмыйча, алга-артка йөреп тора иде. Гәүдәсе аз гына бөкерәйгән, иңсәләре салынып төшкән, күз төпләре каралып тора иде. Мине күргәч, үзен-үзе кулга алырга теләгәндәй, тамак кырып куйды һәм миңа каршы бер-ике адым атлады.
– Әйберләреңне алдыңмы? Курткаң юк идемени? – диде.
– Иртән көн әйбәт булгач, алмаган идем шул.
– Яңгыр килә бит. Аласы калган... Ярар, машина белән барабыз әле. Аның өчен генә өйгә кайтып йөрмәбез инде, – диде.
Чынлап та, авыл башы ягыннан кап-кара булып күперә-күперә яңгыр килеп ята иде.
Без машинага чыгып утырдык.
– Әти, без кая барабыз? Әниләр барамы?
– Алар киттеләр инде. Әбиең янына барабыз. – Тагы нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин үзен-үзе тыйды. Мин дә кире сорарга кыймадым.
Менә бит ничек икән... Әбекәй тәмле әйберләр пешерде микән... Мин бит аның тәбикмәген яратам... Их, әбекәем, мин килә дип, тәбикмәк пешереп куйсын иде...
Әти башка ләм-мим сүз әйтмичә, кузгалып киттек. Еракта бик каты яшен яшьнәде, бераздан күкрәү тавышы ишетелде. Мин болыт килгән якка борылып карадым. Коточкыч куркыныч күренештән тәннәрем эсселе-суыклы булып китте.
Авылны чыкканда, юлны ике яклап каен посадкасы утыртканнар. Ул каеннар инде зур үсеп мәһабәт агачларга әйләнгәннәр. Көз җитәсен сизенгәндәй, алдан әзерләнә торыйк дипме, яшел яфракларын сарыга мана башлаганнар. Җил исеп киткән саен, яфраклар лепелдәшә, саргайганнары берән-сәрән җиргә коела иде.
Без туп-туры яңгыр килгән якка киттек. Мин арткы тәрәзәдән авылга карадым. Авыл урамнарын кояш яктырта. Авыл үзе дә, караңгылык эчендә кояш кебек яктырып тора иде һәм ул ераклашкан саен ераклашты.
Без инде үзебез караңгылык эчендә бара идек. Авыр, кара болытлар, мөлдерәп торган, менә-менә тœгелергә әзер чиләкләр кебек, безнең өстән шуышалар иде.
Бик каты җил чыкты. Яшен камчысы ялт-йолт яктырып тора. Күк күкрәгәнгә җирләр селкенә иде.
Әти юл буе бер сүз дә эндәшмәде. Вакыты-вакыты белән авырсулап алганы гына ишетелде. Мин дә әтине борчырга теләмәдем. Кәефе юк икәне әллә каян сизелә иде.
Газизәкәем аптырагандыр инде мин кермәгәнгә... Ярар, мин бит әллә кая китмәдем. Әбекәем янына барам, укытучы апа үзе җибәрде бит. Кайткач, Газизәләргә барырмын инде, аңлатырмын. Әбекәем тәбикмәк пешергән булса, Газизәгә дә бер-икене алырмын. Аның бит әле минем әбиемнең тәбикмәген ашаганы юк. Телеңне йотмалы була бит минем әбиемнең тәбикмәге!..
Шулай уйланып барганда, якында гына яшен яшьнәде. Әйтерсең лә, күк гөмбәзе икегә генә ярылды. Мин куркуымнан чинап җибәрдем. Әти:
– Курыктыңмыни, кызым? Хәзер барып җитәбез, – диде һәм миңа карап елмаерга итте, ләкин аның елмаюы килеп чыкмады. Алга карап, күзләрен яшерде.
Туктале, нәрсә булган соң бүген әтигә? Нигә кәефе юк икән? Ник сөйләшми?
Әбиемнең авылы борылышына җиттек. Шул вакыт, әйтерсең күк ярылды, бик каты яшен яшьнәде. Чиләкләп яңгыр коя башлады. Әти машинаны әкренәйтте. Тирә-якта бер әйбер күренми иде.
Без урамга кердек. Әбиемнең өе урам башында ук. Капка төбендә инде берничә машина бар иде. Без дә килеп туктадык. Машинадан төшәрлек түгел, яңгыр чиләкләп коя. Әтием тиз генә курткасын салды да:
– Әйдә, ки дә, керик инде. Соңга да калганбыздыр, – диде.
Мин аптырадым. Ничек соңга? Нигә?.. Ни өчен шулай күп машина җыелган?..
Әтинең курткасын баштан ук бөркәндем дә, машинадан төшеп, ишегалдына йөгердем. Әти дә минем арттан иярде. Өйалдына кердек. Өйдә ниндидер тавышлар килә иде. Сәер...
Әти өстемнән куртканы салдырырга булышты. Аны шунда гына калдырып, ишеккә таба атладык. Йөрәгем күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып тибәргә тотынды. Тәнемнән кырмыска күче йөреп үтте. Калтырана башладым. Әти:
– Курыкма, кызым! Икәү керәбез. Әбиеңнең сине күрәсе килгән... Бик авыр хәлдә иде... – диде, авыр итеп сулыш алды. Тагы нәрсәдер әйтергә дип, авызын ачты, ләкин тагын нәрсәдер комачаулагандай, тынып калды.
Әйтерсең, мине бозлы су белән коендырдылар. Ничек инде?! Әле соңгы күрешкәндә генә әбекәем җырлап-биеп мине каршы алды. Икенче килүеңә тәбикмәкләр пешереп куярмын, дигән иде.
Әбекәй!..
Әти ишекне ачты. Өй эчендә кеше күп иде. Әти, мине кеше арасыннан аралап, олы якка алып керде.
Әбиемнең олы көзгесенә ак җәймә каплаганнар. Шкафларны да ак белән төреп куйганнар. Бүлмә уртасында – кровать. Анда – әбекәем. Әбекәем баш очында әнием утыра. Әти мине әни янына китерде.
– Әни, әбекәем авырыймыни?
Әни миңа яшьле күзләре белән карады. Күзеннән берәм-берәм күз яшьләре тәгәрәп төште.
– Әни, әбекәй терелә бит, әйеме?
Әни башын чайкады.
Мин әбекәйгә карадым. Ул, әле генә йокыга киткәндәй, тыныч кына ята иде.
– Әни, әбекәй йоклый гына бит, әйеме?
Әни мине кочаклап алды да, үксеп елап җибәрде. Мин ни әйтергә дә белмәдем. Минем дә күземә яшь тулды. Эчемнән генә: «Әбием, мин килдем. Тор инде. Син тәбикмәк пешерәм, дидең бит. Мин синең тәбикмәкләреңне бик яратам. Тор инде, әбекәем! Тор!» – дип кабатладым.
Әбекәй, тыныч кына ята иде. Мин аның күзләре менә-менә ачылып китәр дә, мине кочаклап алып:
– Килдеңмени, кызым. Сагындырып кына йөрисең, – дигәнен көттем.
Ләкин әбекәем уянмады. Миңа, анда гына була торган, ягымлы карашын ташламады.
Бу минем тормышымда беренче иң зур югалту иде.

Ләйлә ХӘБИРОВА

 

Рахманкулова Гайшә рәсеме

 

 

 

Комментарийлар