Логотип «Мәйдан» журналы

РӘИС ШӘЙХЕТДИНОВ

(Балык Бистәсе районы)

Мин ‒ Шәйхетдинов Рәис Галәветдин улы. 1971 елда Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туганмын. Корноухово урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт ветеринария университетын тәмамладым. Утыз елга якын гомерем Казанда узды. Хәзер РРЭСта (Балык Бистәсе электр челтәре) электрик-контролёр булып хезмәт куям, энергетик университетта магистратурада укыйм. Эштән буш вакытымда шигырьләр язарга яратам. Атлар асрыйм. Хәзер алар минем бишәү. Барысы да чабыш атлары. Менә шулай ике көнлек Сабан туе өчен биш ат. Ат чабышларында 8 яшьтән бирле үзем дә катнашам. Хатыным Алия белән бер ул, бер кыз үстерәбез, өченче балабызны көтәбез. 2000гә якын шигырем бар.

ҖИРСҮ

Кыш җиткәндә, төшләремә керә

Ап-ак булып шомырт чәчәге.

Чәчәгеннән битәр сизәм кебек

Башны әйләндерер исләрен.

 

Шомырт, шомырт син шаһиты идең

Яшьлегемдә булган хәлләргә...

Синең күләгәңдә үбешүнең

Тәмен тоям һаман ирнемдә.

 

Синең чәчәкләрең белән кердем,

Тәүге имтиханны биргәндә.

Мин бит әле синең чәчәк кебек

Пакь булганмын әле үзем дә.

 

Ботагыңа кунып, качып кына

Җимешеңне тәмләп ашадык.

Шулвакытта иң тәмлесе булып,

Бала күңеленә юл алдың.

 

Тик кешеләр бәя бирә белми

Синең кебек изге агачка.

Син юк инде, кисеп ыргыттылар,

Нигезеңә хуҗа булгач та.

 

Еллар узган. Төшләремдә ләкин

Һәр ел саен сине күрәмен.

Исән булсаң, син дә күрер идең

Гомерләрнең ничек үткәнен...

 

***

Яратасыңмы дип сорыйсың син,

Яратмаска сине мөмкинме?

Яратуның бөек ноктасында

Югалтканмын икән мин сине!

 

Сагынасыңмы дисең, сагынамын,

Сагынмаска сине мөмкинме?

Бергә чаклар калган үткәннәрдә,

Ә мин сине өзелеп сөйгәнмен.

 

Кайтасыңмы дисең, юк, кайтмыймын.

Артка юллар, иркәм, юк инде.

Мәхәббәтнең кайсы тыкрыгында

Югалтканмын икән мин сине?

 

Очрашабыз дисең, юк инде,

Поезд киткән, перрон буш иде.

Август килгән саен гөлләмәләр

Төшләремдә йөдәтә мине...

 

ЮК ИНДЕ...

Ничә яшьтә булу мөһим түгел,

Тик барыбер сабый анаңа.

Авыр сүзләр ява аермыйча,

Авырлыгын сизми бит ана.

 

Кайвакытта аңламый күк сине,

Күбесенчә син дөрес юлда.

Игътибар да, тәрбия бирмәгән

Төпчек диеп йөрткән улына.

 

Әни-әни, күпме авырлыклар,

Кайгы хәсрәт торган юлыңда.

Тик шулай да, йотып авыр сүзне,

Шатланасың улың барына.

 

Әти юклыгын да синнән күргән,

Әби кайгысын да тик синнән.

Булган микән беркөн сораганым

Бәхетлеме икән, юк микән?!

 

Бәлки соңдыр, бәлки кичерерсең

Сүз тыңламас төпчек улыңны.

Теләсәм дә, кире кайтаралмыйм

Мокамайдай узган юлымны.

 

Юллар узган, узган гомерләр дә,

Кем санаган ‒ күпме гөнаһлар.

Ярый әле барлык гөнаһларны

Йота белгән газиз ана бар.

 

***

Алай да, болай да

Вакыт бармый файдага.

Бу тормышта очратырсың

Күпер-юллар тарлыгын.

Җитәр микән шул вакытта

Көтәргә сабырлыгың?

Онытмаслар микән дуслар

Дөньяда син барлыгын?

Якын дустың сатса беркөн,

Җитәрме сабырлыгың?

Ишетелсә әгәр бер сүз:

Йөри икән хатының.

Тотып кала алырсыңмы,

Сынмасмы сабырлыгың?

Бер кискәнче, меңен уйла,

Төптән кисеп атарын...

Саулыгыңны уйла, дустым,

Корыч булсын сабырың!

 

УЙЛАНУЛАР

Килер ул көн, килер беркөн,

Буш авылда җилләр йөрер,

Нигез тузаннарын туздырып.

Аңларбызмы, танырбызмы икән

Яшәлгәнен шайтан әмере белән,

Гомерләрне бушка уздырып...

Килер ул көн, килер беркөн ,

Ап-ак күлмәк киеп өстенә,

Һәркем басар Ходай каршысына.

Җирдә яшәгәндә, беркем белми,

Нәрсә төшәсенә башына һәм

Җитәсенә ике аршын да...

Килер ул көн, килер беркөн,

Нәрсә әзерләдек, ни тудырдык,

Ни җимердек, нәрсә булдырдык?

Җавап бирәсе дип уйламыйбыз,

Бездән кала килер буыннарга

Чисталыкны күмгән быкырдык...

 

 

Комментарийлар