Логотип «Мәйдан» журналы

ӘНИСӘ ХӘДИУЛЛИНА

(Алабуга шәһәре)

Мин, Хәдиуллина Әнисә Рәшит кызы 1975 елның 24нче сентябрендә Мамадыш районы Арташ авылында өченче бала булып дөньяга аваз салганмын. Башлангыч мәктәпне Арташ башлангыч мәктәбендә тәмамладым. Урта Кирмән урта мәктәбенә йөреп урта белем алдым. Туган телемә мәхәббәт уяткан татар әдәбияты дәресләрендә 5нче сыйныфтан шигырьләр яза башладым. Урта мәктәпне тәмамлагач, юллар мине Алабуга шәһәренә алып китте. Алабуга педагогия институтында укып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Хәзерге көндә Алабуга шәһәренең 2нче урта мәктәбендә туган тел дәресләре укытам, милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшлим. Шигырьләр, хикәяләр язам.

 

ӘНКӘЙ ИСӘН ЧАКТА БЕЗ ‒ БАЛА

Бусагадан чыккач, борылып карыйм:

Әнкәй, йөзең моңсу күренә.

Көтмәсәң дә килә торган картлык

Узган мәллә өйнең түренә?

Кочагыңда яшереп яшьләремне,

Бер туйганчы исним исеңне.

Бу бишектән таныш иң якын ис...

“Тир иседер, балам,” ‒ дисеңме?

Әнкәй исе!

Мин бутамыйм аны берни белән...

Мәтрүшкәле чәйләр, җәй исе,

Мичтән чыккан яңа пешкән икмәк,

Яңа сауган җылы сөт исе.

Учларыңа яшерәм яшьле күзне,

Мин бер сабый. Уйлар чуала...

Юк, көчсезлек түгел, яшьле күзләр,

Әнкәй исән чакта без ‒ бала.

Бусагадан чыккач, борылып карыйм.

Без китәбез, әйе, ул кала...

Кайтырбыз без, әнкәй, син көт кенә.

Әнкәй исән чакта без ‒ бала.

 

ВАКЫТ

Вакытны без еш бүләбез

Ачуларга, үпкәләргә

Һәм ниндидер ваклыкларга,

Нык әрнеткән буш сүзләргә.

Әйтми калыйк бик теләп тә,

Бүлик әйдә мәхәббәткә!

 

Яндырабыз гомерләрне

Буш кыйммәтләр тирәсендә

Киеп биткә төрле маска,

Чын йөзебез күрсәтмәскә.

Җанны сатмыйк ваклыкларга,

Төрик аны аклыкларга

 

Бертуктаусыз нидер эзләп,

Без күбрәк югалтабыз.

Килер вакыт, килер диеп,

Үзебезне юатабыз.

Сарыф итми вак-төяккә,

Бүлик аны Мәхәббәткә!

 

Бер утырып сөйләшергә,

Аңлашырга, дуслашырга,

“Якыным,” ‒ дип сүз кушарга

Ә нигә соң вакыт җитми?!

Зая узсынмыни гомер?

Бүлик, зинһар, мәрхәмәткә!

 

Заман шундый, бетте инде,

Сүз кадере дисәләр дә.

Үкенеп узмасын ла гомер,

Сүзнең кадерен исән белер,

Табыйк вакыт исәннәргә!

 

Гамьсез булып тик йөрелгән,

Уйланмаган моңа тикле...

Бүген менә тукталдым да

Уйлап куйдым: ул бит чикле.

Сезгә телим мин дәшәргә:

Бирелгән ул тик яшәргә!

 

ХЫЯЛ

Үз-үземне белә башлаганнан

Хыялландым күзлек кияргә.

Күзлек киеп, указканны тотып,

"Галиев, бас, сөйлә!" ‒ дияргә.

Хыялларым тормышка да ашты:

Кулда указка да, күзлек тә бар.

Хыялларың тулы булсын диеп

Кунаклады менеп чигәгә чал.

Еллар үткән саен күзлекләрнең

Пыяласы торды калыная.

Хэзер хыял ‒ эх, күзлексез күрү!

Чынга ашмас ахры... Юк шул, кая...

Сүзем нәрсә иде? Әйе, дуслар,

Хикмәт бардыр барыбер күзлектә:

Хезмәтемдә таптым хөрмәтемне,

Мәгънә түгел калын йөзлектә!

Шул пыяла аша күрдем кешеләрнең

Чын асылын ‒ яхшы якларын.

Бар җылымны биреп балаларга,

Укытучы исемен акладым.

Шул күзлегем аша карармын мин,

Хыялыма каршы баралмам.

Миңа баккан керсез карашларга

Алсу күзлек аша карамам.

 

 

Комментарийлар