Логотип «Мәйдан» журналы

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы «Иң көтелгән экранизация» номинациясендә җиңде

Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Читка» беренче кинофестивале экранизациясенең «Иң көтелгән экранизация» категориясендә җиңү яулады. Бу хакта ТАС...

Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Читка» беренче кинофестивале экранизациясенең «Иң көтелгән экранизация» категориясендә җиңү яулады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
zolejxa-kuzleren-acha
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 июнь көнне «Космос» кинотеатрында узды. Сергей Урсуляк җитәкчелегендәге жюри составына актриса Алена Бабенко, язучылар Алексей Иванов һәм Александра Маринина, режиссер Владимир Котт керде.
«Бу без бәхәсләшмәгән, бердәм фикергә килгән бердәнбер номинация булды. «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Иң көтелгән экранизация» номинациясен алды», – диде Владимир Котт.

  • Күп серияле тасмалар Россиянең һәм Татарстанның төрле почмакларында төшерелде. Шулай итеп кинематографистлар һәм актерлар Пермь краенда, Татарстанның Лаеш районында һәм Казанда булдылар.

  • Мини-сериал экраннарга 2019 елда чыгачак. Драма 52 минутлык сигез сериядән тора. Июнь башында «Россия 1» телеканалы тышлыкта Чулпан Хаматова белән драманың беренче постерын бастырды.


Фото: татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188671/

Комментарийлар