Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйдә студентлар отрядына әгъзалар туплау буенча агитация кампаниясе башланды

4 марттан республикада студентлар отрядларына әгъзалар туплау буенча агитация - пропаганда кампаниясе башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Әлеге эшчәнлеккә Зәй студентлар отряды үзәге дә кушылды....

4 марттан республикада студентлар отрядларына әгъзалар туплау буенча агитация - пропаганда кампаниясе башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Зәйдә студентлар отрядына әгъзалар туплау буенча агитация кампаниясе башланды
Әлеге эшчәнлеккә Зәй студентлар отряды үзәге дә кушылды. Бу көннәрдә алар мәктәпләр һәм Зәй политехника көллиятендә булып, узган җәйдә студентлар отрядларының нинди юнәлешләрдә эшләүләре, эшчәнлек нәтиҗәләре һәм быелгы сезонда отрядларның нинди юнәлешләр буенча оешачаклары турында аңлату эшен алып баралар.
"Без бу эшне ике юнәлештә – мәктәпләр һәм көллиятләрдә алып барабыз. 2, 4, 7 нче мәктәптә без бу турыда аңлаттык инде. Политехника көллиятендә бу эшне балигъ булган студентлар белән оештырабыз, аларны җәен өч юнәлештә эшләү – сервис отряды, поездларда эшләү өчен озатып йөрүчеләр отряды һәм төзү отрядына тарту турында сөйләшәбез", - диде Зәй студентлар отряды үзәге командиры Виктор Рыбацких.
Студентлар отряды хезмәткәрләре нәкъ менә политехника көллиятендә югары курс студентлары белән очраштылар һәм җәен студентларга кайларда эшләп булачагы турында сөйләделәр.
Фото: zainsk-rt.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182106/

Комментарийлар