Логотип «Мәйдан» журналы

Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

Зәйдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе алышына. Бу турыдагы мәсьәлә шәһәр Советы утырышында каралды. Хәзерге вакытта бу урынга конкурс игълан ителде. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.Утырыш барышынд...

Зәйдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе алышына. Бу турыдагы мәсьәлә шәһәр Советы утырышында каралды. Хәзерге вакытта бу урынга конкурс игълан ителде. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.
Утырыш барышында депутатлар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең вакытыннан алда вәкаләтләре туктатылу турындагы мәсьәләне дә карадылар. Район башлыгы Разиф Кәримов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимовтан үз вәкаләтләреннән азат итүне сораган гариза керүе турында белдерде.
Депутатлар бу сорауны канәгатьләндерде. 27 июньнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару моңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Татьяна Кузнецовага йөкләнде.
Кандидатларга куелучы таләпләр: югары белем, муниципаль хезмәттә ике елдан да ким булмаган стаж, идарә итү системасында өч елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе.
Конкурсның шартлары, кирәкле документлар турындагы мәгълүмат http://zainsk.tatarstan.ru/ сайтында урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефон: 8(85558) 7-07-90.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/28/188890/

Комментарийлар