Логотип «Мәйдан» журналы

Югары татар КВН лигасында “Агро Boys” командасы җиңү яулады

14 май көнне Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәге концерт залында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар КВН лигасының финал уенында “Агро Boys” командасы җиңү яулады. Фото: Расих ФәсхетдиновУенда финал...

14 май көнне Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәге концерт залында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар КВН лигасының финал уенында “Агро Boys” командасы җиңү яулады.
5-kvn_4895-1 Фото: Расих Фәсхетдинов
Уенда финалга чыккан “Агро Boys” (Казан), “Биш Бармак”, (Мамадыш) һәм “Текә Тау” (Биектау) командалары катнашты.
Командалар сәламләү, разминка, видеоблог һәм эстрада йолдызы белән музыкаль өй эше бәйгеләрендә ярышты.
"Йолдыз" белән музыкаль өй эшендә “Агро Boys”- юморист Сирин Бәйрәмов, “Биш Бармак” - Ләйсән Мәхмүтова һәм “Текә Тау” командасы Зөлфәт Зиннуров белән чыгыш әзерләгән.
Коллективларның чыгышына “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар лигасы җитәкчесе, ТР ШТК чемпионаты директоры Рамил Әһдиев, чараның алыштыргысыз жюри әгъзасы Фәридә Якупова, җырчы Илназ Сафиуллин, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйров, беренче татар блогерларының берсе Ринат Галиәхмәтов, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Тәбрис Яруллин, «Хәзинә тур» операторы генераль директоры Комил Сираҗетдинов бәя бирде.
Жюри уенга нәтиҗә ясаганнан соң, 17,1 балл туплап, 3нче урында - “Текә Тау” командасы; 17,3 балл белән 2нче урында “Бишбармак” булды.
Уенда 18,2 балл җыйган Казан дәүләт Аграр университетының “Агро Boys” командасы җиңү яулады. Бу - “Агро Boys” командасының икенче тапкыр чемпион калуы.
Финалистлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җиңүче командага кубок та тапшырылды.
11-kvn_5251-1
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар