Логотип «Мәйдан» журналы

Язучылар берлегендә Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровны искә алдылар

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы бу сезонда соңгы әдәби-музыкаль кичәсе Татарстан гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровны искә алуга багышлаган иде.Кичәнең идея авторы һәм аны ое...

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы бу сезонда соңгы әдәби-музыкаль кичәсе Татарстан гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровны искә алуга багышлаган иде.
90a35d32256d8c8d4251371c8b19c6f0_xl
Кичәнең идея авторы һәм аны оештыручы – Гөлшат Байтимерова, Лениногорск шәһәренең музыка укытучысы. «Әтиемә быел 95 яшь тулган булыр иде. Үзем артистларны табып, җырлар биреп, сценарий язып шушы кичәне әзерләдем. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, беркем дә баш тартмады. Бу - әтием шәхесенә хөрмәт дип саныйм», – ди Гөлшат Байтимерова.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең сәламләү чыгышында шагыйрьне һәрвакыт арада итеп тоюларын ассызыклады: «Без гимныбыз белән горурланып яшибез, шундый эшне булдырган егетнең онытылырга хакы юк. Хәтер кичәсе ул – шәхесне ача торган чара. Без бүген бу шәхесне ачарга тиешбез».
Рамазан Байтимеров Башкортстанның Авыргазы районында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Гомеренең күп елларын Лениногорск шәһәрендә үткәргән. 1989 елда вафат булган.
Рөстәм Яхинның «Туган ягым» җырының көе 1993 елда Татарстан гимны буларак расланды. 2013 елда конкурслар аша гимн тексты кабул ителде. Гимн тексты – Рамазан Байтимеровның патриотик шигырьләренең берсенең эшкәртелгән варианты.
«Очрашырбыз әле җырларда...» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарухшин, Рөстәм Гыйльфанов катнашты. Музыка укытучысы Гөлшат Байтимерованың укучылары һәм коллегалары да чыгыш ясады.
Үзен Рамазан Байтимеровның шәкерте дип санаган шагыйрь Таһир Шәмсуаров остазының һәм үзенең шигырьләрен укыды, шулай ук шагыйрь Татарстан гимны авторының 100 еллык юбилее зур масштабта уздырылачагына ышаныч белдерде. «Без Лениногрскида Рамазан абыйны искә алу кичәләре уздырып торабыз. Рамазан абый моңа бик лаек», – диде ул.
Рамазан Байтимеровны искә алу кичәсенә Берлекнең аксакаллары Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин һәм Марат Әмирханов килгән иде.
Искә алу кичәсе залның Татарстан Республикасы гимнын башкаруы белән тәмамланды.
 
Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

 

Комментарийлар