Логотип «Мәйдан» журналы

Язучылар Берлеге идарәсе Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайтты

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узган. Утырышта Идарә берлек рәисе - Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул иткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язуч...



Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узган. Утырышта Идарә берлек рәисе - Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул иткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.



danil-salixov


«Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм Идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралды. Устав буенча, Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вазгыятьне истә тотып, Идарә Берлек рәисенең вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул итте», — дип сөйләде Рәмис Аймәт.


Комментарийлар