Логотип «Мәйдан» журналы

Яран гөлгә ни өчен булавка кадыйлар?

Яран гөл чәчәк атмый башласа, аның сабагына булавка кадап куярга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.Чәчәк атудан туктаган үсемлекне стимуллаштырырга кирәк. Башта булавканы водород перекисе яки...

Яран гөл чәчәк атмый башласа, аның сабагына булавка кадап куярга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.yaran-gol
Чәчәк атудан туктаган үсемлекне стимуллаштырырга кирәк. Башта булавканы водород перекисе яки спирт белән дезинфекцияләгез.
Аннары булавканы гөл ботагына кадагыз — ул аркылы чыгарлык булсын. Бер сабакка 2-3 тишем ясарга кирәк. Шулай итеп гөлгә барлыгы 10-12 тишем ясарга була. 
Шулай итеп тишкәч, үсемлектә стресс була, ул нәсел калдыру өчен «тырыша башлый», ягъни чәчәк атарга керешә.
Беренче чәчәкләр бер атнадан соң ук барлыкка килергә мөмкин.
Шуннан соң үсемлекне чәчәк ата торган гөлләр өчен универсаль ашлама белән өстәмә тукландырырга кирәк, диелә хәбәрдә.
 

Фото: https://pixabay.com


https://intertat.tatar/news/questions_answers/25-11-2020/yaran-g-lg-ni-chen-bulavka-kadyylar-5787692

Комментарийлар