Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа уку елы башында Чаллыда берничә мәктәп директоры алышыначак

Чаллының кайбер мәктәпләрендә яңа уку елы башланыр алдыннан директорлар алышыначак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.5нче урта мәктәп директоры Рафаэль Мансуров 1нче мәктәпкә җитәкче итеп б...

Чаллының кайбер мәктәпләрендә яңа уку елы башланыр алдыннан директорлар алышыначак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
5нче урта мәктәп директоры Рафаэль Мансуров 1нче мәктәпкә җитәкче итеп билгеләнгән, аның элеккеге директоры гаилә хәле буенча үз вазифасыннан киткән. 5че мәктәптә Рафаэль Мансуровны моңа кадәр шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе баш белгече булган Алмаз Адилов алыштырачак.
2нче татар гимназиясен җитәкләгән Фирдүсә Әюпова Гали Акыш исемендәге 84нче интернат-лицейга директор итеп билгеләнгән. Аны 4нче урта мәктәп директоры Айдар Гарифуллин алыштырачак. Айдар Гарифуллинны исә 39нчы мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Айрат Асаинов алыштырыр дип көтелә.
84нче интернат-лицейның хәзерге директоры Шамил Закиров 41нче мәктәпкә җитәкчелек итәчәк.
Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбенең элеккеге директор урынбасары 23нче урта мәктәпне җитәкләячәк, аның хәзерге директоры Казанга күченгән. 20нче мәктәпнең элеккеге директор урынбасары Руслан Нуриев 38нче мәктәпкә (аның директоры авыру сәбәпле эшеннән киткән) җитәкче итеп билгеләнгән.
Белем бирү учреждениеләренең яңа җитәкчеләре рәсми төстә педагогларның август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/19/191818/

Комментарийлар