Логотип «Мәйдан» журналы

Ялларда Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак

Киләсе ялларда республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Шул сәбәпле, Татарстанда җылы һава торышы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәг...

Киләсе ялларда республика Казахстан антициклонының көнбатыш перифериясендә булачак. Шул сәбәпле, Татарстанда җылы һава торышы булачак, явым-төшем ихтималы аз. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.20201008_171037
Белгечләр мәгълүматына караганда, төнлә һава температурасы 2-8 градус, ә көндез 14-19 градус җылы булачак.
Киләсе атна башында һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Беренчел мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә җылы һәм коры һава торышы дәвам итәчәк.
«Төнлә 1-7 градус, көндез 13-19 градус җылы булуы көтелә», — диелгән хәбәрдә.
Белгечләр әйтүенчә, алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача температуралар күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градус җылы булачак.
 
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-10-2020/yallarda-tatarstanda-kory-m-yly-ava-toryshy-bulachak-5777443

Комментарийлар