Логотип «Мәйдан» журналы

Ялкау почта хезмәткәренең өендә ярты тонна тапшырылмаган хат табылган

Италиянең Виченце шәһәре полициясе почта хезмәткәренең өендә 573 кг хуҗаларына тапшырылмаган хат тапкан. 8 ел буе ул адресатларга илтмичә, бу хатларны үзендә калдыра барган. Бу хакта беренче булып эко...

Италиянең Виченце шәһәре полициясе почта хезмәткәренең өендә 573 кг хуҗаларына тапшырылмаган хат тапкан. 8 ел буе ул адресатларга илтмичә, бу хатларны үзендә калдыра барган.
Бу хакта беренче булып экоүзәк волонтерлары белеп алган. Алар макулатура урынына Италия почтасы маркасы ябыштырылган 25 тартма кабул иткәннәр. Тартмалар эчендә 56 яшьлек почта хезмәткәренең гаражында яткан тапшырылмаган хатлар булган. Алар арасында банктан җибәрелгән хәбәрләр, белешмәлекләр, реклама продукциясе, счетлар һ.б.лар килеп чыккан. Шәхси аралашу хатлары табылмаган. Полициядә хәбәр итүләренчә, бу табылган хатлар, берничә елга соңлап булса да, хуҗаларына тапшырылачак.
 
 
Чыганак: islam-today.ru

Комментарийлар