Логотип «Мәйдан» журналы

“Хәләл” комитеты рейдларга чыкты һәм намуссыз эшмәкәрләр барлыгы ачыкланды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты Балык бистәсе районында тикшерү белән булды, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: http://dumrt.ruБир...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты Балык бистәсе районында тикшерү белән булды, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
img_20180405_wa0034 Фото: http://dumrt.ru
Биредә бары бер генә оешма – ит җитештерүче “Русский мрамор” компаниясе генә “Хәләл” стандартлары комитетыннан сертификат алган. Ә тикшерү барышында Балык Бистәсе районында “Хәләл” комитеты тарафыннан бирелә торган тамгага охшатып, аны үзләре ясап, әлеге ярлыкны үз товарларына, элмә такталарга, витриналарга элеп куючы намуссыз эшмәкәрләр барлыгы ачыкланды. Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет белгече Илгиз Баһаветдинов ялган хәләл билгесе белән сату итүче бер азык-төлек һәм ит кибетендә һәм кафеда булды. Аларга комитетныкына охшатып эшләнгән ялган тамганы кулланмаска һәм, мөселман кануннарына туры китереп эш алып барасы килгән очракта, Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетында сертификация узарга тәкъдим ителде. Мисал өчен, хәләл исемен кулланып эшләгән оешмаларның берсендә шәригатебез тарафыннан тыелган эмульгатор – кармин (Е120) кулланып эшләнгән азык-төлек табылды. “Хәләл” комитеты белгече искәрткәнчә, бары Диния нәзарәтендә сертификация узып кына хәләл кулланучыларның ышанычына ирешергә мөмкин. Комитет тарафыннан сертификат алган җитештерүчеләр даими күзәтчелек астында була һәм хәрәм катнашмалар ясап эшләнгән товарлар сатуга кертелми.

Комментарийлар