Логотип «Мәйдан» журналы

Халыкның табигый үсеше буенча Татарстан башка төбәкләрдән алда бара

Халыкның табигый үсеше буенча Татарстан башка төбәкләрдән алда бара. Узган елда Татарстанда халык саны 1600 гә арткан. Бу хакта бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә...

Халыкның табигый үсеше буенча Татарстан башка төбәкләрдән алда бара. Узган елда Татарстанда халык саны 1600 гә арткан. Бу хакта бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.
Туу күрсәткечләре кимесә дә, үлем күрсәткечләре хисабына халыкның үсешенә ирешелгән. "Халык үлеме буенча иң түбән күрсәткеч Идел буе федераль округында - Татарстанда, халыкның табигый үсеше буенча да Татарстан башкалардан алда", - диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Өлкән яшьтәгеләрнең саны - 5,2 процентка, балаларның 3,88 процентка артуы күзәтелә. Шул ук вакытта эшкә сәләтле яшьтәге халык 2 процентка кимегән. Татарстанда гомер озынлыгы уртача 74,3 яшь булган (РФ дә ул - 72,7 яшь).
Республикада үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11,5 процент тәшкил итә. Эшкә сәләтле яшьтәге халыкның үлеме 1,3 процентка кимегән. Яңа туган балалар үлеме 11,8 процентка азрак.
Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179772/

Комментарийлар