Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills чемпионатының 5,5 мең катнашучысы Универсиада авылында яшиячәк

WorldSkills чемпионатын үткәрү вакытында Универсиада авылы территориясендә 5,5 меңнән артык кеше яшәп торачак. Бу турыда «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр итте...

WorldSkills чемпионатын үткәрү вакытында Универсиада авылы территориясендә 5,5 меңнән артык кеше яшәп торачак. Бу турыда «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
WorldSkills чемпионатының 5,5 мең катнашучысы Универсиада авылында яшиячәк
Кампуска 1 августта урнаша башлаячаклар, кунакларның күбесе 15 һәм 16 августта килә. «Алар арасында милли делегацияләр, FutureSkills һәм WorldSkills Juniors делегацияләре вәкилләре, партнерларның техник персоналы, күзәтүчеләр, Күнекмәләр саммитында катнашучылар һәм WSK2019 персоналы булачак. Универсиада авылында чит шәһәрләрдән килгән һәм халыкара 500 волонтер урнаштырылачак», - дип сөйләделәр дирекциядә.
Универсиада авылында ярыш кунакларын каршы алыр алдыннан барлык корпусларда да ремонт эшләре бара. WorldSkills International таләпләре нигезендә төп клиент төркемнәре өчен бер урынлы һәм ике урынлы бүлмәләр биреләчәк. Шулай итеп, чемпионат өчен 3,9 меңнән артык номер әзерләнәчәк.
Департаментта билгеләп үтелгәнчә, кампусның үсеш алган инфраструктурасы барлык катнашучыларга да авыл территориясеннән читкә чыкмыйча кибетләр, кафе, почта, ателье, кер юу һәм химчистка белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук авылда экологик чиста электротранспорт эшләячәк. Шаттл режимында электрокарлар иртәдән кичкә кадәр барлык теләүчеләрне дә кампусның теләсә кайсы почмагында йөртәчәк.
Өстәвенә, дөнья чемпионаты вакытында WorldSkills авылы объектында вакытлыча эшкә урнашу һәм эшләү өчен шартлар тудырыла. 300 чамасы персонал җыярга планлаштырыла. Нигездә, ресепшн хезмәткәрләрен җыю планлаштырыла. Аларның яхшы коммуникатив күнекмәләргә ия булуы һәм чит телләр буенча база белеме булу мәҗбүри таләпләр булачак.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189208/

Комментарийлар