Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин гаджетларга Россия кушымталарын урнаштыру турында законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Россия кулланучысы өчен булган смартфон һәм гаджетларга Россия кушымталарын алдан ук урнаштыру кирәклеге турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталы...


Россия Президенты Владимир Путин Россия кулланучысы өчен булган смартфон һәм гаджетларга Россия кушымталарын алдан ук урнаштыру кирәклеге турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.



Домумент нигезендә, хәзер алдан урнаштырылган программалар белән техниканың аерым төрләрен саткан вакытта «кулланучыга алдан куелган Россия программалары белән техник яктан катлаулы товарларның аерым төрләреннән файдалану мөмкинлеге бирелә».


РФ Хөкүмәте техник яктан катлаулы товарларның исемлеген, шулай ук җайланмага алдан урнаштырылган Россия программаларын төзү һәм исемлеген алып бару тәртибен билгеләячәк. Закон киләсе елның 1 июленнән үз көченә керә.


Шунысын да искәртик: закон проекты Дәүләт Думасында 21 ноябрьдә өченче укылышны узган. Әлеге яңалык нигезендә, илдә сатыла торган гаджетларда, смартфоннар, компьютерлар һәм телевизорларны да кертеп, алдан урнаштырылган Россия софты булырга тиеш.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар