Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин: Армиягә чакырылыш оештыру тарихта калачак

Россия Президенты Владимир Путин армиягә чакырылыш оештыру иртәме-соңмы тарихта калачак дип белдерде. Бу турыда ТАСС  агентлыгы хәбәр итте."Чакырылыш акрынлап-акрынлап тарихка кала бара. Дөрес, моның...

Россия Президенты Владимир Путин армиягә чакырылыш оештыру иртәме-соңмы тарихта калачак дип белдерде. Бу турыда ТАСС  агентлыгы хәбәр итте.
Владимир Путин: Армиягә чакырылыш оештыру тарихта калачак
"Чакырылыш акрынлап-акрынлап тарихка кала бара. Дөрес, моның өчен вакыт һәм тиешле финанслау кирәк", - диде Путин "Энергомаш" НПО хезмәткәрләре белән очрашуда.
Хәрби техника, гаскәрләр каршына куелган бурычлар катлаулану сәбәпле, хәзер профессиональ армиягә ихтыяҗ арта, дип аңлатты Президент. Шулай да кайсыбер дәүләтләр тулысынча профессиональ армиягә күчми, чөнки тирән квалификация таләп ителмәгән мәсьәләләр дә бар.
Космик тармакта эшләүче яшь белгечләргә армиядән калып тору өчен вакыт бирү турындагы сорауга җавап итеп, Владимир Путин фәнни роталар турында искә төшерде. Фәнни роталарда, махсус үзәктә хезмәт өчен конкурста бер урынга биш кеше туры килә, диде ул.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184401/

Комментарийлар