Логотип «Мәйдан» журналы

Вирус белән көрәштә имбирьдан көчлерәк...

Аларны эзләп тә йөрисе юк.Имбирь иммунитетны ныгыта һәм антисептик сыйфатларга да ия. Бу хакта медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург белдерде. Табиб ассызыклавынча, имбирьдагы кебек үк сыйфатларга...

Аларны эзләп тә йөрисе юк.
imbir
Имбирь иммунитетны ныгыта һәм антисептик сыйфатларга да ия. Бу хакта медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург белдерде. Табиб ассызыклавынча, имбирьдагы кебек үк сыйфатларга ия башка ризыклар да бар, алар арзанрак та тора.
Имбирьның файдасы - аңа әчкелтем тәм бирүче фитонцидларда. Алар кан тамырлары системасы эшен яхшырта, шул рәвешле иммунитетны һәм организмның саклану реакциясен арттыра. "Имбирьдән тыш, суган, сарымсак, редис, ачы торма, кәбестә фитонцидларга бик бай”, — ди Гинзбург.
Шулай ук имбирь ялкынсынуга каршы тору көченә ия. Бу очракта куркума аннан калышмый. Шулай ук безгә таныш булган җиләк-җимешләр, мүк җиләге, кара җиләк, кура җиләге, карлыган шундый ук сыйфатка ия.
Михаил Гинзбург белдерүенчә, җитди симптомнар барлыкка килгән очракта, медицина ярдәме сорап табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Фото:mk.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар