Логотип «Мәйдан» журналы

Вакыйга булмый калган вакыйга: Илһам Шакиров премиясе кемгә, ничек һәм нигә бирелде?

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе кемнәргә бирелә соң?Милли вокаль сәнгать өлкәсендәге зур казанышлар өчен, башкару осталыгына ия булган һәм татар җыр культурасын саклау, аны популярлаштыру...

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе кемнәргә бирелә соң?
Милли вокаль сәнгать өлкәсендәге зур казанышлар өчен, башкару осталыгына ия булган һәм татар җыр культурасын саклау, аны популярлаштыру һәм профессиональ вокаль иҗатны үстерү буенча эшчәнлек алып барган, танылган башкаручыларга бирелә. Нигезләмәгә шулай дип язылган.

Оештыручылар бу бәйгене Тукай премиясеннән соңгы иң дәрәҗәле премия дип атый. Приз фонды — 600 мең сум. Анда 200әр мең сумлык өч премия бирелә: профессиональ җырчылар өчен ир-ат һәм хатын-кыз вокалы, халыкчан җыр номинациясе.
Объективлык максатыннан ике баскычлы комиссия каралган. Ягъни, экспертлар рейтинг буенча баллар куя, әлеге баллар нигезендә ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге комиссия карар чыгара.
Шушы көннәрдә әлеге карар чыкты. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең беренче лауреатлары билгеле:



  • хатын-кыз вокалы буенча Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Шутиков җитәкчелегендә халык уен кораллары оркестры солисты Резеда Галимова;

  • ир-ат вокалы буенча Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров,

  • халыкчан җырчы (һәвәскәр) — Флёр Шакиров — Илһам Шакировның бертуганының улы.
    Комиссия әгъзалары турында да мәгълүмат бар. Менә алар — дәрәҗәле премия лауреатларын билгеләү җаваплылыгын үз өстенә алган затлар:


Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе;
Ирада Әюпова, Татарстан мәдәният министры, комиссия рәисе урынбасары;
Комиссия әгъзалары:
— Татарстанның һәвәскәр композиторлар иҗтимагый оешмасының идарә рәисе, композитор Риф Гатауллин;
— ТР Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Ркаил Зәйдулла;
— Илһам Шакировның туганнан туганы Руфия Зарипова;
— ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова;
— Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина;
— Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов;
— Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов.
Илһам Шакиров премиясенә быел 27 гариза кергән.
Ир-ат вокалы: Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров, Рим Камалов, Ришат Төхфәтуллин, Рафис Хөснетдинов.
Хатын-кыз вокалы: Резеда Галимова, Динә Гарипова, Римма Гыйззәтуллина, Эльза Исламова, Әлфирә Нургалиева, Милана Сайдаева, Роза Шакирова.
Халыкчан җыр: Айдар Рәкыйпов, Бетул Хәйретдин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Миңгол Галиев, Гөлфәрия Гафарова, Динә Шакир, Равис Зарипов, Рим Камалов, Гөлзада Сафиуллина, Зөлфия Таранова, Камилә Фәсхетдинова, Лена Фәтхуллина, Рима Хәйруллина, Флёр Шакиров, Вилдан Шәрәфетдинов.
Нигезләмәдән күренгәнчә, хатын-кыз һәм ир-ат вокалы номинациясенә дәгъва итүчеләр түбәндәге сыйфатлар белән бәяләнә:
— профессиональ вокаль сәнгать өлкәсендәге казанышлар;
— музыкаль программаларны башкару осталыгы;
— югары (урта профессиональ) вокаль белем;
— 10 елдан да ким булмаган сәхнә тәҗрибәсе;
— репертуарында Илһам Шакиров мирасыннан җырлар булу;
— репертуарында танылган татар композиторлары әсәрләре булу;
— репертуарында халык җырлары булу;
«Халыкчан җыр» номинациясе:
— республиканың музыкаль мәдәниятен популярлаштыруга кертелгән өлеш;
— башкару үзенчәлеге, уникальлек;
— яңалык, оригинальлек;
Һәр ике төр номинация өчен дә уртак шарт — матбугатта җырчының эшчәнлеген уңай тасвирлаган язмалар, рецензияләр булу.
Нигезләмә буенча, халыкчан җыр номинациясенә дәгъва итүчеләргә үз-үзләрен тәкъдим итәргә рөхсәт ителсә, профессионалларны коллективлар күрсәтергә тиеш.

«Кемдер аны белми икән — моңа Резеда гаепле түгел» 



Халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла: «Без кем документларын биргән — шуларны карадык. Кемнәрдер белми дә калгандыр. Безгә кадәр Экспертлар советы баллар куеп чыккан иде. Резеда Галимова белән Динә Гарипованың баллары бертигез иде, хәтерем ялгышмаса. Филүс Каһиров белән Илһам Вәлиев арасында бераз аерма бар иде. Резеда Галимова татар сәнгатенә Динәгә караганда күбрәк хезмәт итә бит инде — анысы яшерен-батырын түгел. Бөтен әдәбият-сәнгать чараларында ул катнаша, тавышы да яхшы. Мин аны халык белми дия алмыйм: кемдер белми икән — моңа Резеда гаепле түгел. Динә бит «Голос» белән генә күтәрелеп чыкты.


Номинацияләр белән бераз аңлашылмаучанлыклар булды. Танылган популяр җырчыларыбыз документларын халыкчан җыр номинациясенә биргәннәр, ә бит анда һәвәскәрләр. Ярар, алар профессиональ булмасын да ди, әмма үзешчән дип тә әйтеп булмый. Ә Миңгол абый профессионал инде. Салават Миңгол абыйны яклап: «Бик күп шәкертләр тәрбияләгән», - дип чыгыш та ясады. Тик үтмәде инде…»

«Капыл гына хәл ителде дә куйды»



Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты Идрис Газиев: «Бу премиянең булуы җыр сәнгате өчен зур вакыйга. Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән никадәр генә чаралар үткәрсәк тә, аз кебек тоела. Мондый премия дәгъва итүчеләр өчен дә, комиссия өчен дә җаваплылык.
Мин әле лауреатларны котларга өлгермәдем, әмма җыенам. Резеда өчен бик шатмын: ул академик юнәлештәге профессиональ җырчы. Мин аны Илһам Шакиров репертуарын җырлаган җырчы буларак түгел, ә Яхин, Мозаффаров кебек Илһам Шакиров яраткан композиторларның җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкаручы буларак кабул итәм.
Кандидатлар арасында безнең Башкортстаннан Илһам Вәлиев бар иде. Филүс Каһиров — бик күренекле җырчы. Ләкин тәҗрибәсе, Илһам абыйга булган мөнәсәбәте, репертуары белән Илһам Вәлиевне өстенрәк куяр идем. Илһам бит инде күптән җырлый, Филүсләр яңа килде. Филүсләр Илһамга карап, аны тыңлап үсте. Илһам тенорларга өлге булып торды. Филүс яхшы җырчы, ләкин керткән өлеш турында да уйларга кирәк.
Мин, әлбәттә, комиссиядә булган Зилә Сөнгатуллинаның Филүсне сайлавын аңлыйм — укучысы бит. Мондый субъектив әйберләр бар инде.
Матбугатка бирергә дип Илһам Вәлиев турында мәкалә әзерләгән идем, комиссиягә хат язармын дигән идем. Көтмәгәндә капыл гына хәл ителде дә куйды. Аптырашта калдык. Сездән дә сорыйм әле: премия булгач, халык арасында фикер алышулар уздырылырга тиешме ул, юкмы? Мин халыкка чыгарылырга тиеш дип саныйм. Ә инде эксперт комиссиясе генә хәл итә икән, димәк, мин дөрес аңламаганмын.
Бездә — Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге республика премиясе бар. Кандидатлар тәкъдим ителгәч, алар турында сөйлиләр, халык үз фикерен әйтә. Тукай премиясенә кандидатлар белән дә шулай ителә. Без бу очракта белмәдек тә — Илһамның документлары комиссиягә барып җиткәнме икән?..»

«Минем үз җырлау мәктәбем бар»



Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев: «Мине конгресстагы аксакаллар шурасы тәкъдим итте. Документлар бирсәк тә, премияне миңа бирмәсләр дип уйладым. Чөнки мин бит ни мәдәнияттә, ни мәгарифтә түгел дигән кебек. Нигезләмәдә Илһам Шакиров репертуары җырлану шарты бар. Илһам Шакиров белән минем репертуар нигездә туры килә. Безнең яшь аермасы да биш ел чамасы гына бит, миңа 80 тулып килә. Мин консерваториягә хәзерлек курсына кереп йөргәндә Илһам Шакиров бишенче курста иде. Студент чакларда бер аудиториядә туры килеп, сөйләшеп киттек тә: «Җырлап кара әле», - ди. Җырладым да: «Син дә моңлы икәнсең», - дип куйды.
Мин бит Илһам Шакировның тавышын барлап, Тукай теләгәнчә, авызны зур ачмыйча җырлап дөньяга танылу юнәлешендә эшлим. Минем үземнең татар җыр мәктәбем бар — 1969 елдан бирле шуның белән шөгыльләнәм.
Илһам Вәлиев премия алмады диләр, аның алда озын гомере бар әле — әллә ничә кат лауреат булырлык».

«Минем өчен Аллаһының бәясе кадерле. Ул бәя бу дөньялыкта бирелми» 



Татарстанның халык артисты, җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина: «Премияне кемгә бирделәр? Белми дә идем әле. Премиянең үзешчәннәргә бирелгәне символик булган инде, ә профессиональләр бик лаеклы. Мондый премия булдырылуына мин бик шат. Хикмәт акчасында түгел. Хикмәте — Илһам Шакиров традицияләрен дәвам итүчеләрнең булуында. Җырчыларның үз премиясе юк иде бит. Тукай премиясен җырчыларга бирмәскә, дигән сүзләр дә булды. Гәрчә Тукай премиясенә лаеклы шәхесләребез булып торса да.
Премия мәсьәләсендә, әйе, миңа тәкъдим булды. Ләкин үзем турында уйлаганым юк. Минем өчен Аллаһның бәясе кадерле. Ул бәя бу дөньялыкта бирелми. Мин бу дөнья хикмәтләренә кызыкмыйм. Медальләргә кызыкмыйм. Минем үз дөньям, үз кыйммәтләрем. Ә боларга кирәк, аларга үсәргә кирәк. Премияләр вакытында кирәк ул».

«Халык фикере кайда дигән уй килә» 



Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова: «Конкурс турында ишетмәгән идем, филармониядән үзләре чыгып: «Катнашасыңмы?» - дип тәкъдим иттеләр. Матбугатта сораштыру уздырылгач, халык минем эшемне югары бәяләгәнен күрдем дә, катнашмасам, халык сүзен аяк астына салып таптаган кебек булыр дип уйладым. Кабул итүнең соңгы көннәрендә генә документлар тапшырдым. Үзләре чыкмаган булса, ишетми калуым да мөмкин иде. «Гариза яз», - дип әйтүләренә рәхмәт.
Филүс һәм Резеда җиңгәнен күрдем, лауреатларның өченчесен мин белмим. Бәлки, документларын йөзләгән, меңләгән кеше биргәндер — кем белә инде аны.
Монда халык алдында үзен күрсәткән кешеләргә бәя бирелә. Эшләргә стимул булсын өчен андый премияләр бик кирәк. Әмма халык фикере кайда соң дигән уй да килә. Әлбәттә, мин министрлык гамәлләренә бәя бирә алмыйм, бәлки, алар филармониядә эшләгән кешенең хезмәтен күрсәтәләрдер. Ә мин, халык белән тыгыз элемтәдә торган кеше буларак, башкачарак уйлыймдыр.
Министрлык шундый зур эшкә тотынган: милли сәнгатебезне югарылыкка күтәргән җырчыбыз Илһам абыйның исеме зурлана. Илһам абый — ул милләтебезнең йөзек кашы. Мин татар җыры нәкъ аларча башкарылырга тиеш дип күреп үстем, аларның дәвамчысы. Милләтебезгә хас ул моңнарыбызны халкыбызга җиткерәм. Үземне дөрес юлдадыр дип уйлыйм».
 

Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Михаил Захаров, Владимир Васильев


тулысы: https://intertat.tatar/news/culture/24-12-2020/vakyyga-bulmyy-kalgan-vakyyga-il-am-shakirov-premiyase-kemg-nichek-m-nig-birelde-5794556

Комментарийлар