Логотип «Мәйдан» журналы

Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Ульяновск шәһәренең Тимерьюл районында урнашкан “Киндяковка” Мәдәният йортында инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды, дип хәбәр итә өлкәнең "Өмет" татар газетасы. Фото: Өмет...

Ульяновск шәһәренең Тимерьюл районында урнашкан “Киндяковка” Мәдәният йортында инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды, дип хәбәр итә өлкәнең "Өмет" татар газетасы.
emet-ulyanovsk-28-11-2016 Фото: Өмет
Биредә күп санлы кунакларны җыр һәм милли көйләр белән каршыладылар. Милли бәйрәм Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов җитәкчелегендә эшләп килүче район автономиясе тарафыннан оештырылган.
Фойеда милли киемнәр, татар халык ашлары, татарча китаплар һәм халкыбызның милли-мәдәни тормышын күрсәтүче альбомнар күргәзмәсе урнашкан.
Кичәнең башында Бөек Идел Болгарстаны дәүләтенә багышланган фильм күрсәтелде. Аннан соң халыкны җитәкчеләр – Ульяновск өлкәсе Губернаторының киңәшчесе Александр Букин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Тимерьюл районы хакимияте башлыгы Владимир Трофимов, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Нурия Туркова сәламләде. Алар район автономиясе активистларына Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Тимерьюл районының 50 еллыгы уңаеннан уздырылган чараның концерт программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән. Анда Идел буе халыкларының үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте. Ике йөздән артык тамашачы “Аленка”, “Казачий танец” хореографик студияләре, “Чулпан”, “Болгар”, “Илем”, “Лайме” ансамбльләре, “Нур” татар театры солистлары һәм Марат Фәисхановның, шулай ук мөселман модасын күрсәтүче “MedinaLove” дизайн-студиясе кызлары чыгышын бик тә җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде, дип язылган газетада.
 

Комментарийлар