Логотип «Мәйдан» журналы

Удмуртия татарлары Марс Макаровны искә ала

8 апрель көнне Удмуртия татарлары Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, виртуоз музыкант, баянчы Марс Макаровны искә алу кичәсе уздыра. Чара Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе, "Яңарыш"...

8 апрель көнне Удмуртия татарлары Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, виртуоз музыкант, баянчы Марс Макаровны искә алу кичәсе уздыра.
photo_2018-04-06_08-36-03
Чара Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе, "Яңарыш" газетасы тарафыннан оештырыла, диелә гезета сайтында.
Искә алу чарасында Марс Макаровның тормыш иптәше Фирдания Макарова, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, Марс Макаровның шәкерте, баянчы Харис Нигъмәтҗанов, Татарстан җыр һәм бию ансамбле артистлары, яшь җырчы Алмаз Гайфуллин катнашуы көтелә.
Чара "Спартак" халык иҗаты йортында узачак.
Марс Макаров (1939-2016) гомеренең күп өлешен татар музыка сәнгатен үстерүгә багышлаган композитор, виртуоз баянчы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Ул - 200 дән артык җыр, романс һәм башка музыкаль әсәрләр авторы. Композитор беренчеләрдән булып классик шагыйрь Х.Туфан әсәрләренә - «Агыла да болыт агыла», «Юксындырсаң нишләрмен?», «Киек казлар» кебек шигырьләренә көй яза.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар