Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районында танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган очрашу

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы якташыбыз, танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» исемле районкүләм иҗади бәйг...

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы якташыбыз, танылган шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» исемле районкүләм иҗади бәйге игълан иткән иде.

Кичә, 15 ноябрь көнне, шушы бәйгегә йомгак ясап, язучылар район мәктәпләрендә укучылар белән очраштылар.

Мәктәпләрдә балалар белән очрашканнан соң язучылар Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров музеена килде. Быел гына яңартылган бина халкыбыз җырчысы турында иң кадерле истәлекләр саклый. Аннары кунаклар Новотроицкое авылы мәдәният йортына «Җырымда юатырмын» дип исемләнгән кичәгә юл тота.


https://vk.com/id244993453

 

Комментарийлар