Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Президенты: “Хәзер балалар бакчалары – ул башлангыч мәктәп”

Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, бүген балалар бакчаларының роле бәяләп бетерелмәгән, дип билгеләп үтте. “Бүген бал...

Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, бүген балалар бакчаларының роле бәяләп бетерелмәгән, дип билгеләп үтте. 
“Бүген балалар бакчаларының роле бәяләп бетерелмәгән. Хәзер балалар бакчалары – ул башлангыч мәктәп, диярлек. 3 яшьтән алып 7 яшькәчә баланың киләчәк тормыш өчен кирәкле нәрсәләргә өйрәнүе бик мөһим”, - дип игътибарны юнәлтте республика лидеры.
Белгечләр раславынча, 70 процентка кадәр кирәкле белемне балалар 7 яшькә кадәр ала, диде ул. “Мин моның белән килешәм. Без, яңа балалар бакчалары төзү һәм матди-техник базасны яхшырту бурычыннан тыш, белем бирүче белгечләр дә әзерләргә тырышабыз”, - дип билгеләп үтте ул.
2012 елдан башлап 192 балалар бакчасы төзедек, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. “Яңа төзелеш, яңа төркемнәр ачу, хосусый балалар бакчалары һәм башка мөмкинлекләр исәбенә балаларны 40 меңнән артык урын белән тәэмин иттек. 3-7 яшьлек балалар өчен бакчаларда урын мәсьәләсе хәл ителде”, - дип ассызыклады ул.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар