Логотип «Мәйдан» журналы

ТР китапханәләренә матбугатка яздыруга бюджеттан бүленгән акча күләме арттырылган

ТР китапханәләрен газета-журналларга яздыру өчен республика бюджетыннан ел саен 8,5 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Быел исә бу сумма 14,5 млн сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, Татарстан китапханәлә...

ТР китапханәләрен газета-журналларга яздыру өчен республика бюджетыннан ел саен 8,5 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Быел исә бу сумма 14,5 млн сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, Татарстан китапханәләре ел дәвамында 25 басма ММЧ белән тәэмин ителә.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.
“Соңгы елларда мәдәнияткә уңай караш сизелә, әмма безнең чишәсе мәсьәләләребез дә шактый, - диде ул. – Китапханә яхшы эшләсен һәм бүгенге көн таләпләренә туры килсен өчен, берничә шартның үтәлүе мөһим. Болар — яхшы бина, заманча җиһазландыру һәм бай фонд, китапханәчеләргә кытлык сизелмәү һәм матди яктан кыенлыклар булмау”, - дип тәгаенләде ул.
Журналистлар белән очрашуда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да катнашты. Сүз ТРда китапханәләр һәм китапханәчелек эшчәнлеге хакында барды.
 
Татар-информ ИА

Комментарийлар