Логотип «Мәйдан» журналы

Төрле милләт вәкилләре яши торган Чыпчык авылы: Дуслык яшәгән җирдә - «Татарстан»

Яңа елда да татар авыллары турында язуыбызны дәвам итәбез. Бу юлы Биектау районының Чыпчык авылында булдык. Төрле милләт вәкилләре яши торган зур сала ул. Географик яктан да, икътисадый яктан да уңышл...

Яңа елда да татар авыллары турында язуыбызны дәвам итәбез. Бу юлы Биектау районының Чыпчык авылында булдык. Төрле милләт вәкилләре яши торган зур сала ул. Географик яктан да, икътисадый яктан да уңышлы җирдә урнашкан — кул сузымында гына Казансу елгасы яры, тимер юл да авыл яныннан уза. Әнә шулар авылның тарихына йогынты ясаган да инде. Хәер, бүгенгесенә дә тәэсирен дәвам итә…

АВЫЛГА КАЙТАРУ ПЛАНЫ


Чыпчык бик зур, 1925 кеше яши анда, 500 дән артык йорт бар. Илле ике процентын – татарлар, кырык җиде процентын – руслар, калганын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Чыпчык­ны авыл дип әйтү бик үк дөрес булмас, сала ул. Биредә ике катлы унсигез йорт бар. Авыл кешеләре сүзе белән әйтсәк: «Бай чагында са­лынган йортлар».
Бу якларда яшәүче кешеләр яхшы хәтерлидер: Чыпчыкта атаклы «Дружба» совхозы булган. Иген­челек, терлекчелек, яшелчәчелек – оешма авыл хуҗалыгының барлык тармакларын да колачларга тырышкан. Бүген совхоз юк инде, авыл җирләре агрофирмага карый. Шулай да халык эшсезлектән интекми. Үз эшләрен ачкан кешеләр байтак. Кор­качык станциясе Чыпчыкка терәлеп диярлек тора. Ә иң мөһиме – Казан якын. Поездга утырасың да ярты сәгатьтә башкалада буласың. Чынлап та, яшәү өчен бик уңайлы урын. Урта мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, шифаханәсе, кыскасы, халыкның тормышын уңайлы итү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар.
Рәшит абый Мөбәрәкзядин авылның иң абруйлы кешеләренең берсе – мәчет мулласы. Тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән илле сигез ел бергә гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы озак еллар «Дуслык» совхозында агроном булып эшләгән, Татарстан Республи­касының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә ия. Зәйтүнә апа исә төрле елларда авыл җирлеге башлыгы, балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Чыпчык урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты укыткан.
– Чыпчыкка күченеп килгәнгә кырык җиде ел булды, – диде Рәшит абый. – Тумышым белән Балтач районының Түнтәр авылыннан мин. 1937 елда туганмын. Сугыш чоры баласы. Гомер тавык кебек җирдә казынып узды. (Көлә.)
Зәйтүнә апа – Киров өлкәсеннән, Балтач райо­нына терәлеп торган авылда туып-үскән. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, юллама белән Түнтәр авылына килгән. Шунда Рәшит абый белән танышканнар.
– Рәшит ул вакытта Казан дәүләт авыл хуҗа­лыгы институтының соңгы курсында укый иде, – дип искә алды Зәйтүнә апа. – Танышкач та озак тормадык, никах укыттык. Кулына диплом алгач, Рәшитне агроном итеп Биектау районына җибәр­деләр. Шуннан бирле бу як кешеләре без.
Яшь гаилә – Мөбәрәкзядиннар – Чыпчыкка килгәндә, «Дружба» совхозы инде оешкан була. Аның җитәкчесе, алга карап эш йөртә торган директор Мансур Билалов, яшьләрне бик җылы кабул итә. Гомумән, директор совхозга килгән һәр гаиләне колач җәеп каршы ала. Бу аңлашыла да: совхоз зур, җирләр күп, димәк, эшче куллар кирәк. Шуңа да яшьләрне кызыксындыру макса­тыннан, җитәкче, иң беренче эш итеп, Чыпчыкта ике катлы йортлар салдыра башлый.
– Чыпчыкка килгәч тә, ике катлы йортларның берсеннән безгә фатир бирделәр, – дип искә ала ул елларны Зәйтүнә апа. – Тик без анда озак яшәмәдек, үзебезгә йорт сала башладык. Авыл җирендә торып ничек фатирда яшәмәк кирәк? Балаларны башлы‑күзле итәсе булыр, дидек. Кысан фатирдан ничек чыгарып җибәрербез, дип, көн саен иремә әйтә килдем…
Башта Мөбәрәкзядиннарга җир бирергә теләмиләр. Янәсе, бер кеше йорт салып чыкса, бүтәннәр дә кызыгыр, дип уйлый җитәкчелек. Ләкин югары белемле агроном сүзендә нык тора – авыл башыннан җир ала. Һәм үз көче белән йорт сала башлый

«ХОРОШО ПОЁШЬ!»


Чыпчык авылы җитмешенче елларда әнә шулай җанлана. Ел саен егермеләп яшь гаилә килеп урнашып тора. Араларында татарлар күп була. Арча, Балтач, Саба, хәтта Казаннан кадәр бирегә күченеп киләләр. Гел рус телендә аралашкан авыл акрынлап «татарчалаша». Үз өйләрен салып чыгучылар да елдан‑ел арта.
Җирле халыкның тормышы яхшыра. Совхоз әйбәт хезмәт хакы түли, авыл гөрләп тора. Тик… татарлар пошаманга төшә – мөселман зираты юк. Инде якын‑тирә татар авылларда мәчетләр салалар, ә биредә Корбан, Ураза гаетен укырга да урын юк…
– Татарлар вафат булгач, кайда җирләдегез? – дим Рәшит абыйга.
– Кешеләрне, үлгәч, туган җирләренә алып китеп җирлиләр иде. Күрше Байкал авылын­да да күмгәләдек. 1999 елда татар зираты өчен бер гектар җир бирделәр. Авыл халкы ярдәме белән аны яшел калай белән әйләндереп ал­дык. Капка, кирәк-яракларны саклау өчен йорт та эшләп куйдык. Район башлыгы безнең авыл­да ике тапкыр семинар үткәрде. Чыпчык зи­ратын башка авылларга да үрнәк итеп куйды. Ел саен 1 майда барлык мөселманнар да җыелып өмә үткәрәбез. Читтән дә кайталар.
Инде зиратлы булгач, авыл халкы, мәчет кирәк, дип җилкенә башлый. Һәм теләкләренә ирешәләр дә!
– 2008 елда мәчеткә нигез салынды, – диде Зәйтүнә апа. – Кызыбыз Мәликә бер иганәче тапты. Безнең авыл кешесе түгел үзе, тик аның күңелендә Аллаһ йорты салдыру теләге булган. Шуңа да безнең авылны мәчетле итәргә ярдәм итте ул мәрхәмәтле кеше. Дөрес, авыл халкының, аерым кешеләрнең дә көче күп керде.
Озын сүзнең кыскасы, Чыпчык халкы шулай мәчетле була. Йөз квадрат метрлы Аллаһ йорты бүген юл кырыеннан ук балкып тора. Бу урында шуны да әйтим: Чыпчыкта яңа чиркәү дә бар. Аны элеккеге урынында төзегәннәр. (Совет чо­рында чиркәүне ишкән булалар.) Нәтиҗәдә, бер авылда ике гыйбадәтханә халыкка тыныч кына нур тарата.
– Руслар, башка милләт вәкилләре белән бик тату яшибез, – диде авылның мулласы Рә­шит абый. – Мәчет салганда да ислам динендә булмаган авылдашлар ярдәмгә килде. Мәчеттән азан әйтеп кайтканда, руслар: «Ай, бабай, хоро­шо поёшь», – дип калалар. Динебезгә, үзебезгә дә хөрмәт белән карыйлар. Хәер, без дә шулай. Бер-беребезне дини бәйрәмнәр белән котлауны әйткән дә юк. Күчтәнәчен күтәреп, иң беренче рус күршең керә.

ГАРМУНЧЫ УМАРТАЧЫ


Алда әйтелгәнчә, Чыпчыкта яшәүче татар гаиләләренең күбесе җитмешенче елларда кү­ченеп килгән кешеләр. Ирле-хатынлы Мөхәммә­диевларның исә тарихлары бүтәнчәрәк. Гаилә башлыгы Исмәгыйль абыйның үсмер еллары күрше Байкал авылында узган. Инде гаилә корган­нан соң, Чыпчыкка күченгәннәр. Әлеге дә баягы теге ике катлы йортларга кызыгып килгәннәр.
– Тумышым белән Спас районыннан мин, – дип сүзен башлады Исмәгыйль абый. – Әти умар­тачы иде. Миңа ун тулган елны Байкалга – умар­тачы йортына килеп урнаштык. Әти шул ук елны йорт салып чыкты. Йөзләгән баш умарта әтигә дә, әнигә дә җитте. Әле мин дә кортлар янында йөрдем.
Исмәгыйль абый өчен Чыпчык ят түгел, би­шенчедән сигезенчегә кадәр биредә укыган ул. (Байкалда башлангыч мәктәп кенә булган.) Инде кулына диплом алып, гаилә коргач, тормыш аны янә үсмер чагы үткән якка кайтара.
– Фирдәвес белән гаилә коргач та, бер елдан артык Казанда кеше фатирында яшәдек. Чыпчыкта бушка фатир бирәләр дигәч, 1974 елда кайтып киттек. Фатир дигәннән, егерме алты квадратлы, бер бүлмәле торак иде инде ул. Ике бала белән яшәргә бик авыр анда. Шуңа да биш елдан соң бу нигезгә йорт салып кердек. Ул вакытта монда кыр иде. Әти мәрхүм умартачы бит: «И улым, бигрәк җилле урын икән. Кортлар асрый алмас­сың инде», – дип, чын-чынлап борчылды.
Тик Исмәгыйль абый сер бирми – ата-бабасы­ның шөгылен дәвам итә. Бүген дә ихатасында ике оя кортлары бар.
– Соңгы елларда кортлар бик үлә шул, – диде, уфтанып, әңгәмәдәшем. – Тирә‑як авылларда яшәүче умартачылар да шулай ди. Кырга агулы ашламалар сибәләр, бөтен сәбәп шунда. Элеккеге кебек тынычлап корт асрап булмый хәзер. Оясы-оясы белән үлгәч, күңел төшә. Бүтән кортлар аласы да килми…
Мөхәммәдиевлар бер кыз, бер ул тәрбияләп үс­тергән. Үзләре кебек үк зыялы, тәртипле балалар. Исмәгыйль абый авылның атаклы гармунчысы.
 
Бүген дә сәхнә, табын түрендә. Фирдәвес апа ма­тур җырлый. Дөрес, иреннән аермалы буларак, хәзер сәхнәдә чыгыш ясамый инде.
– Яшьләргә юл бирдек, – дип елмайды ул.
– Тумышыгыз белән кайсы яклардан, – дип кы­зыксынам хуҗабикәдән.
– Лаеш районының Татар Янтыгы авылыннан. Туган авылдан киткәнгә илле ел була инде. Гомер буе Чыпчыкта яшәгән кебек хис итәм үземне. Без килгәндә биредә капкалы йортлар да аз иде. Руслар капка‑койма куеп бик азапланмыйлар бит.
– Гаҗәп, капкасыз йортларны күрмәдек. Го­мумән, кайсында руслар, кайсында татарлар яшәгәнен белеп тә булмый, – дим.
– Хәзер шулай ул. Җитмешенче елларда нык си­зелә иде. Бездә бит күршеңә карап эш йөртү гадәте бар. Йортлар сала башлагач, руслар да безнең кебек капка‑койма ясады, тирә‑якны пөхтәлә­деләр. Безнең ике якта да руслар яши. Күз тө­шерерсез, бөтен җирләре ялт иткән. Тәртипле, зыялы кешеләр.
– Әйе, – дип сүзгә кушылды Исмәгыйль абый. – Күршеләребез бик әйбәт. Көн саен кич белән бергә йөрергә чыгабыз. Берәр йомыш төшсә дә, иң беренче эш итеп, алар капкасын шакыйбыз.

«ИШЕК БИКЛӘШ ЮК ИДЕ…»


Заманында барлык яшьләрне үзенә җәлеп иткән йортларны да карап чыктык. Гөлфия Хәйретдино­ва шундый торакларның берсендә яши. Җитмеш дүрт яшендәге әлеге ханым чәч, каш ясамыйча, кибеткә дә чыкмый икән.
– Чыпчыкка килгәнемә кырык биш ел булды, – диде Гөлфия апа. – Казанда туып‑үскән кыз мин. Кечкенә кызым белән шушы ике бүлмәле фатирга күченеп килдем. Кызым хәзер Коркачык стан­циясендә мәктәптә эшли – балаларга биология фәнен укыта.
Гөлфия апа күп еллар Мүлмә авылында кибетче булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, үзе өчен яңа дөнья ачкан – бәйли, картиналар ясый. Җәй буе бакчасында яши икән, көзгә кергәч, фатирына кайтып, кул эшләренә тотына.
– Тик тора алмыйм, эчем поша, – ди Гөлфия апа.
– Бу безнең китапханәнең иң күп укучысы, – дип сүзгә кушылды Чыпчык авылы китапханәчесе Фәния Әглиуллина. – Гөлфия апа бик күп укый. Кая барса да, китаплар алып кайта. Мәдәният йор­ты фойесында аның кул эшләреннән күргәзмәләр ясыйбыз. Балаларга бәйләү серләрен дә өйрәтә.
– Ә сез бәйләргә кемнән өйрәндегез? – дим Гөл­фия апага.
– Әнинең апасы бик оста иде. Ун яшемдә бәйләргә ул өйрәтте. Дөрес, кулга энә тотмагач, яшьлектә өйрәнгән тәҗрибәм онытыла башлаган иде инде. Тик, утыргач, тиз искә төште.
Гөлфия апа кул эшләрен күбесенчә бүләк итәргә ярата икән. Дөрес, бер өлеше үзендә дә калган. Стенада картиналары эленеп тора, бәйләнгән карават япмалары да бар.
Инде ул яшәгән фатирга килик. Аш бүлмәсе кечкенә генә – 6 квадрат метр тирәсе. (Хәер, ул заманда барлык йортлар да шулай төзелгән.) Ике бүлмәле фатирның зурлыгы кырык квадрат та юк. Аңлашыла ки, кырык ел элек төзелгән йорт шактый таушалган кыяфәттә.
– Миңа җитә, – диде Гөлфия апа. – Зур гаилә белән яшәргә кыенрак инде монда. Әмма без бик күңелле яшәдек. Балалар үскәндә йорт гөрләп тора идек. Ишек бикләш тә юк иде. Хәзер инде йорт белән бергә кешеләр дә картайды, күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр калды монда.
…Менә шундый ул Чыпчык. Мәчете, чиркәве дә булган күпмилләтле сирәк авылларның берсе. Толерант яшәүнең чын үрнәге. Сокланып та, азрак гаҗәпләнеп тә кайттык. Теләк бер – ике милләт гомергә шулай тату яшәсен, бер-берсенә булган ихтирамны балалар да дәвам итсен. Хәер, шик юк, оясында ни күрсә, очканында шул була, диләрме әле? Балаларның дуслыгы мәктәп эскәмиясеннән үк башлана бит.

 ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН


Фәния Әглиуллина, Чыпчык авылы китапханәчесе:
– Казан ханлыгы чорында Чыпчыкта татарлар яшәгән. Ләкин Иван IV гаскәрләре чукындыру сәясәте алып бара башлагач, җирле халык тау‑таш арасына күченгән. Ә бу җирләргә, үз чиратында, руслар күченеп утырган. Тик авылның исемен үзгәртмәгәннәр, бары «Чыпчуги» дип руслаштырганнар гына.
Авылның исеменә килгәндә, ул бик борынгы исем. Казан ханлыгы чорында яшәгән татарлардан калган дип карала. Мөгаен, Чыпчык исеме кош белән бәйледер.
 

Фото: Александр Ефремов


https://tatar-inform.tatar/news/press/02-02-2021/t-rle-mill-t-v-kill-re-yashi-torgan-chypchyk-avyly-duslyk-yash-g-n-ird-tatarstan-5803234

Комментарийлар