Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның туристлык потенциалын Мәскәү күргәзмәләрендә тәкъдим итәчәкләр

9-14 мартта Мәскәүдә «Интурмаркет» һәм «MITT/«сәяхәт һәм туризм»халыкара туристлык күргәзмәләре була. Татарстан Республикасы Мәскәү күргәзмәләрендә үзенең туристлык потенциалын тәкъдим итәчәк. Бу хакт...

9-14 мартта Мәскәүдә «Интурмаркет» һәм «MITT/«сәяхәт һәм туризм»халыкара туристлык күргәзмәләре була. Татарстан Республикасы Мәскәү күргәзмәләрендә үзенең туристлык потенциалын тәкъдим итәчәк. Бу хактаТатарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге күргәзмәләр Россиядәге профильле иң эре чаралардан санала. Анда дөньяның 200 иленнән һәм Россия регионнарыннан якынча 1800 катнашучы, туристлык индустриясе профессионаллары һәм шәхси сатып алучылар арасыннан 80 меңнән артык кеше була.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты ике күргәзмәдә дә 60 квадрат метр мәйданлы стендлар тәкъдим итәчәк, анда туризм өлкәсендә егермедән артык оешма вәкилләре эшләячәк.
Алар арасында Казан Кремле, Татарстан Республикасы Милли музее, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар, Алабуга һәм Чистай музей-тыюлыклары, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш музее, Татарстан Республикасы шифаханәләре ассоциациясе, әйдәүче туроператорлар һәм кунакханәләр бар.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182078/

Комментарийлар