Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстаннан Ильяс Хисамиев һәм Егор Тарасов WorldSkillsта махсус медальон алды

WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесенең махсус медальонына Татарстаннан ике егет - Ильяс Хисамиев һәм Егор Тарасов ия булды. Алар 14-16 яшьтәге конкурсантлар төрк...

WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесенең махсус медальонына Татарстаннан ике егет - Ильяс Хисамиев һәм Егор Тарасов ия булды. Алар 14-16 яшьтәге конкурсантлар төркемендә көч сынашты. 
Татарстаннан Ильяс Хисамиев һәм Егор Тарасов WorldSkillsта махсус медальон алды
Ильяс Хисамиев белән Егор Тарасов КНИТУ (КАИ) инженерлык лицее укучылары. Халыкара бәйгедә алар "Сәнәгать автоматикасы" һәм "Пилотсыз авиация системалары эксплуатацияләре" номинацияләрендә катнашты.
Махсус медальоннарны егетләргә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре җиңүчеләрен котлау бәйрәмендә тапшырдылар.

  • WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесе Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куя. Ул халыкара чемпионат кысаларында быел беренче тапкыр оештырылды. WorldSkills чемпионаты үзе исә 45нче мәртәбә узды.


Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192305/

Комментарийлар