Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең хезмәт хакы артачак

Татарстанда яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы уртача 31,8 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.«1 июл...

Татарстанда яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы уртача 31,8 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.
Татарстанда яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең хезмәт хакы артачак
«1 июльгә яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк, яңадан каралачак. Бу түрәләрнең түгел, яшьләр үзәкләрендә, яшьләр клубларында эшләүче педагогларның хезмәт хакы турында сүз бара», - диде республика яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы.
Әлегә яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең уртача хезмәт хакы 21 мең сум тәшкил итә. Ул 31,8 мең сумга кадәр үсәчәк һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакы белән тигезләшәчәк, диде Дамир Фәттахов.
«1 июльдән булачак хезмәт хакы да иң зурысы түгел, мөгаен. Әмма кешеләр лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Кешеләрнең яшьләр белән эшләүләрен телибез икән, белгечләр аларның хезмәте лаеклы рәвештә түләнүен аңларга тиеш», - дип өстәде ул.
Ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы индексациядән соң биш ел узгач яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәт хакын күтәрергә кушты.
Фото: Динара Прокопьева

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188789/

Комментарийлар