Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшәүчеләрне изоляция режимын бозган өчен штрафка тартачаклар

Татарстанда нигезле сәбәбе булмый торып изоляция режимын бозган гражданнарны штрафка тартачаклар. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча...



Татарстанда нигезле сәбәбе булмый торып изоляция режимын бозган гражданнарны штрафка тартачаклар. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.



0194
Рамиль Гали



 «Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәк. Алар гражданнарны туктатып, нинди ихтыяҗ белән өйдән чыгуын тикшерәчәк. Әгәр ихтыяҗ расланса, әлеге гражданинга сораулар булмаячак», - диде Патяшина.





Салават Камалетдинов



 Әгәр кешенең өйдән чыгу өчен нигезле сәбәбе булмый икән, аңа карата административ чаралар күреләчәк. Карантин режимын бозган өчен штраф күләме 100-500 сум тәшкил итәчәк.





«Якын көннәрдә һәр штраф буенча башка төрле суммалар билгеләнәчәк. Һәм без физик һәм юридик затларга карантин режимын бозган өчен штрафларның берничә тапкыр артыграк булуын күрәчәкбез», - дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар