Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда узган тәүлектә 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 31 кеше терелгән

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президе...



Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.


%d0%a0%d0%9d%d0%9cf3ec263b6a90a04c63c9541ca9a57191_xl%5b3%5d


«11 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.




Авыруларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында һәм 60-70 яшь аралыгында (9 кеше) ачыкланган.




Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (18 кеше) һәм Биектау районында (өч кеше) теркәлгән.




Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5126 очрагы теркәлгән, 3979 кеше (шулардан 31 кеше – узган тәүлектә) терелгән.


 
Фото: "Татар-информ" архивы

https://tatar-inform.tatar/news/health/16-07-2020/tatarstanda-uzgan-t-lekt-33-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-31-keshe-terelg-n-5757044

Комментарийлар