Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда үзара салым программасын гамәлгә ашыруга 4 млрд сум акча бирелгән

Соңгы алты елда – 2013-2019 елларда, Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән, 2019 елда – 1 миллиард сумнан...

Соңгы алты елда – 2013-2019 елларда, Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Татарстанда үзара салым программасын гамәлгә ашыруга 4 млрд сум акча бирелгән
Шул исәптән, 2019 елда – 1 миллиард сумнан артык, дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

«Үзара салым программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең республикада 2013 елда эшли башлады. Әгәр башта үзара салым программасыннан 93 авыл җирлеге генә файдаланганбулса, 2018 елда республиканың барлык 856 авыл җирлеге дә диярлек катнашты», – диде ул.
Әгъзам Гобәйдуллин бу программа кешеләргә үзләре яшәгән торак пунктлардагы көнүзәк мәсьәләләрне чишүгә өлеш кертергә, төзекләндерелгән объектларга сакчыл карарга һәм нәтиҗәдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирүен әйтте.
Җирле референдумнар һәм җыеннар авыл халкына үз фикерен белдерергә һәм әйләнә-тирәлекне ничек үстерергә кирәк, дигән сорауларга җавап эзләргә шартлар тудыра, диде ул.
 
Фото: Е.Никитин/архив, С.Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197005/

Комментарийлар