Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда сигез пляж су коену сезонына әзер

Техник тикшерүдән соң, Татарстанда сигез пляж су коену сезонына әзер дип табылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмл...

Техник тикшерүдән соң, Татарстанда сигез пляж су коену сезонына әзер дип табылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.


 Ð¢Ð°Ñ‚арстанда сигез пляж су коену сезонына әзер<br>


  • Татарстанда барлыгы 34 пляж исәпләнә. Быел коену сезоны 1 июньдә башлана.



Алабуга муниципаль районындагы пляжга, Минзәлә, Мамадыш, Чистай, Зәй, Түбән Кама пляжларына керү рөхсәт ителгән. 11 пляж буенча техник тикшеренүләр датасы әлегә кичектерелгән.


"Бу, беренче чиратта, быел Идел һәм Кама елгаларында суның тирәнлеге нормадан түбән булуга бәйле", - диде баш инспектор.


Әлеге пляжларның тугызы Лаеш районында, берсе Яшел Үзәндә, берсе Казанда урнашкан. Шулай ук, төзекләндерү эшләре булу сәбәпле, Зәй һәм Мамадыш районнарында пляжларда әлегә су коену рөхсәт ителми.

Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187153/

Комментарийлар