Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда кабат −23 градус салкын булачак

Чәршәмбе Татарстанда кабат көчле салкын һәм бозлавык көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, алмашынучан болытлы һава торышы, төньяк-көнчыгыштан уртача т...

Чәршәмбе Татарстанда кабат көчле салкын һәм бозлавык көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, алмашынучан болытлы һава торышы, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана.
Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -14..-19 градус, урыны белән -23 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез -5..-10 градус салкын көтелә.
«Татар-информ» агентлыгы атна азагында Татарстанда җылыта дип хәбәр иткән иде. Җомга көнне көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/15-03-2022/tatarstanda-kabat-23-gradus-salkyn-bulachak-5851392

Комментарийлар