Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте...



Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.






«Биш кеше хастаханәгә озатылган, 18е өендә дәвалана», — диде Галимова.




Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесенә 18 яшь тулмаган, дүртесе — 18-30, унысы 30-50 яшьтә, җидесе 50 яшьтән өлкәнрәк.




«Коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган», — дип искәртте Галимова.




Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе — 13 кеше — Казанда, калганнары Чаллы шәһәрендә, Питрәч һәм Биектау районнарында ачыкланган.


 
Фото: Александр Эшкинин

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар