Логотип «Мәйдан» журналы

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды

Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстанда дин тотучыларга гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алекс...



Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстанда дин тотучыларга гыйбадәтханәләргә керү рәсми рәвештә тыелды. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.



299


14 апрельдән башлап һәм санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр Татарстан территориясендә «гражданнарга дини биналар һәм корылмалар, шундый биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләренә килү, шулай ук әлеге объектларда һәм территорияләрдә үткәрелә торган дини йолалар һәм чараларда катнашу» тыела.




Әлеге чикләү руханиларга, шулай ук дини йолалар үткәрү һәм гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүдә катнашуы зарур булган затларга кагылмый.


 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар