Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүнең җиденче очрагы расланды

Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең җиденче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.Ул Чаллыда 1968 елда туг...



Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең җиденче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



6348


Ул Чаллыда 1968 елда туган кеше. Пациент 29 апрельдә Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. 4 майда 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Анда ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы була», - диде Галимова.




Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, 6 майда ир-ат үпкәләрне ясалма җилләтү - ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Ир-атның хроник авырулары булган.




 


Комментарийлар