Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда быел WorldSkills стандартлары демо-имтиханын 2,5 тапкырга күбрәк укучы тапшыра

Бу уку елында WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнарны Татарстанның 63 һөнәри белем бирү оешмасыннан 3 меңнән артык укучы тапшырачак.Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы...

Бу уку елында WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнарны Татарстанның 63 һөнәри белем бирү оешмасыннан 3 меңнән артык укучы тапшырачак.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
«Эшче һөнәрләрнең абруен тагын да арттырачакбыз һәм безнең уку йортларында WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан үткәрү турындагы мәсьәләне күтәрәчәкбез.
Узган ел һөнәри белем бирү оешмаларының 1,2 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар тапшырды. Быел 63 һөнәри оешмадан 3 меңнән артык укучы 41 компетенция буенча тапшыру планлаштырыла», - диде спикер.
Ул шулай ук хәзерге вакытта республикада эшче кадрлар әзерләү буенча 31 ресурс үзәге булуын билгеләп үтте. «Аларны төзүгә Татарстан 4,3 млн сумнан артык акча кертте. Быел тагын алты ресурс үзәге барлыкка киләчәк. Биредә икътисадның төрле секторлары предприятиеләре тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә», - диде Эмиль Гобәйдуллин.
Быел республикада «Киләчәккә билет» федераль проектын актив үстерү башланачак, ул 6 – 11 нче сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирергә ярдәм итәчәк. «Проект аларның һөнәри мәнфәгатьләрен эзләүгә, киләчәк һөнәрен булдыруга рекомендацияләр алуга һәм остазлар җитәкчелегендә үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карау мөмкинлегенә юнәлдерелгән», – диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе.
2017 елда Татарстан һәм тагын 20 төбәк демо-имтихан үткәрү өчен сынау зоналары булды. Бу имтиханны уңышлы тапшыручылар компетенцияләр паспортын алалар (Skills Passport). Ул имтихан нәтиҗәләре буенча махсус мәгълүматлар базасына эләгә, базаны персонал сайлау өчен предприятиеләр куллана.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180171/

Комментарийлар