Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар

Россиядә Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне с...

Россиядә Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.maska
«Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Алар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Моңа битлек режимы да керә», — диде Авдонина.
Ул уңай санитар-эпидемиологик вазгыять булганда, яз көне битлек режимын бетерүне карарга мөмкиннәр дип өстәде.
 
 

Фото: татар-информ


https://tatar-inform.tatar/news/health/25-11-2020/tatarstanda-bitlek-rezhimyn-2022-elga-kad-r-ozayttylar-5788027

Комментарийлар