Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бер министрлыкны икегә аералар

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике аерым ведомствога аеру мәсьәләсе ТР Дәүләт Советы сессиясендә каралачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова белдерде.Министрлыкны аеру тур...

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике аерым ведомствога аеру мәсьәләсе ТР Дәүләт Советы сессиясендә каралачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова белдерде.
minsporta3
Министрлыкны аеру турындагы карар ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Спорт министрлыгына һәм Яшьләр сәясәте министрлыгына бүләчәкләр. Хәзергә әлеге ведомстволарны кем җитәкләячәге турында рәсми мәгълүматлар юк. Бу турыда республиканың Дәүләт советы министрлыкны икегә аеруны раслагач кына билгеле булачак.
Кайбер имеш-мимешләргә караганда, Спорт министрлыгын ведомстоның хәзерге башлыгы Владимир Леонов җитәкләргә, ә Яшьләр сәясәте министрлыгын Казан башкарма комитетының җитәкче урынбасары Дамир Фәттаховка йөкләргә мөмкиннәр. Әмма бу фаразлар гына.
 

Комментарийлар